Диния нәзарәтендә остазлар җыелды

16 июньдә ТР Диния нәзарәте карамагында эшләп килүче Остазлар советы утырышы булды. Аны Россия ислам институты проректоры Рөстәм хәзрәт Батыров алып барды. Остазлар утырыш вакытында 2010 елга эш

БӘЙЛЕ
2010 Июн 18

16 июньдә ТР Диния нәзарәте карамагында эшләп килүче Остазлар советы утырышы булды. Аны Россия ислам институты проректоры Рөстәм хәзрәт Батыров алып барды.

Остазлар утырыш вакытында 2010 елга эш планын расладылар, төрле чараларның төгәл вакытын билгеләделәр. Шулай ук ТР Диния нәзарәте Остазлар совенының сайт эшчәнлеге турында да сөйләшү булды. Нәтиҗәдә, ел ахрына кадәр тагын 4 утырыш үткәрергә дигән карар кабул ителде, әлеге утырышларда тикшереләсе темалар билгеләнде.

Алдагы утырышны 13 сентябрьдә үткәрергә ниятлиләр. Анда вәгазьләр һәм фәтвәләр өчен таләпләр булдыру, мөселман зыялылары өчен төрле чаралар үткәрү һәм урта белем бирү мәктәпләрендә ислам дине нигезләре укыту турында сөйләшенәчәк.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе