Бөтендөнья мөселманнары 17 июньнән 18 июньгә каршы кичтә Рәгаиб кичәсен билгеләп үтә. Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичәсе дип атала. Ул - Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе.
Шушы кичтә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.ның атасы – хәзрәте Габдуллаһ белән анасы Әминә беренче тапкыр күрешкәннәр һәм никахлашканнар.
Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: «Биш кичә бар. Ул кичәләрдә кылынган дога кире кайтарылмас» Рәгаиб кичәсе – шуларның берсе. Бу кичәдә кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итү, Аллаһыдан гафу сорау; ярлыларга ярдәм итү, садакалар өләшү; догалар белән мәрхүмнәрне искә алу; үзебез, гаиләбез, барча якыннарыбыз өчен хәер-догалар кылу кирәк, дип хәбәр итә islamportal.ru.
Сүз уңаеннан, гадәттә бу көнне мөселман яшьләре гаилә коруны хуп күрә. «Кол Шәриф» мәчетеннән алынган мәгълүматлар буенча бу көнгә никах укытучылар саны башка көндәгеләрдән артыграк. 18 июнь җомга көненә туры килү дә яшьләр өчен аеруча уңайлы булган.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре