Кичә Ислам эшкуарлыгы һәм финансларының II Халыкара саммиты (KAZANSUMMIT 2010) уңаеннан матбугат конференциясе вакытында журналистларны кызыксындырган сорауларга Ислам эшкуарлыгын һәм финансларын үстерү фонды Президенты Линар Якупов җавап бирде. Линар әфәнде Россия әлегә ислам банкы ачылуга әзер түгел, дип белдерде. Аның өчен эшкуарларны әзерләргә һәм клиентларны барларга кирәк әле, диде ул.
«Иң беренче чиратта, җәмгыятьтә ислам банкингы турында дөрес фикер булдырырга кирәк. Алайса аның нәрсә икәнен аңламаучылар мөселманнар арасында да күп. Шулай ук эшкуарларны да ислам финансының эшләү механизмы белән таныштырырга кирәк. Әлеге механизм бөтендөнья икътисади кризисы вакытында да зыян күрмәде. Ил җитәкчелеге дә ислам финансларының дәүләткә файда китерәчәген аңларга, моның буенча законнар кабул итәргә тиеш», - дип белдерде ул.
Быелгы саммит узган елдагысыннан да масштаблырак үтәчәк, дип белдерде. Л.Якупов. Анда 25 илдән 500дән артык делегат катнашачак. Программа буенча 28 июньдә Стратегик форум һәм инновация сәясәте буенча «түгәрәк өстәл» булачак, ә 29 июньдә Инвестиция форумы һәм Ислам финанслары һәм икътисады буенча конференция үтәчәк. Саммит барышында KAZANHALAL 2010 Хәләл товарлар халыкара күргәзмә-ярминкәсе дә үтәчәк. 27 июньдә исә саммит кысаларында иганәчелек турында «түгәрәк өстәл» сөйләшүе көтелә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы