22-27 июнь көннәрендә Татарстанда IV Мөселман яшьләре фестивале узачак. Аны ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, ТР мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән “Идел” яшьләр үзәге һәм ТР Министрлар Кабинетының Дин эшләре Идарәсе оештыра.
Бүген журналистлар белән очрашу вакытында «Идел» яшьләр үзәге директоры Миләүшә Шәрәпова: «Быелгы программа бик бай. Катаншучылар төрле семинарларда, «түгәрәк өстәл» артында сөйләшүләрдә, социаль акцияләрдә, очрашуларда катнашачак», - дип белдерде. Шулай ук бергәләп көндәлек газета чыгарып бару, «Мәрхәмәт» хәйрия акциясен оештыру күздә тотыла.
Быел фестивальдә 150 кеше катнашачак. Алар - Россиянең төрле төбәкләреннән (Санкт-Петербург, Красноярск, Пермь, Ханты-Манси, Мәскәү һ.б.лар) җыелган мөселман яшьләре. Алар быел үз төбәкләрендәге мөселман оешмалары эшчәнлеге буенча хисап та тотачак.
Фестивальне ачу тантанасы 22 июньдә «Кол Шәриф» мәчетендә булачак. Аннан соң яшьләр Болгарга юл ала.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы