Казан мэры урынбасарлары тартуны ташлаган

«Минемчә, сәламәт яшәү рәвешен алып бару кешенең абруен күтәрә», - дип белдерде бүген Казанда ачылган «International Forum on Promoting Healthy Lifestyles. Kazan - 2010»

БӘЙЛЕ
2010 Июн 16

«Минемчә, сәламәт яшәү рәвешен алып бару кешенең абруен күтәрә», - дип белдерде бүген Казанда ачылган «International Forum on Promoting Healthy Lifestyles. Kazan - 2010» сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча Халыкара форумда Казан мэры Илсур Метшин.

Аның сүзләренә караганда, бүген Казанда физик культураны һәм массалы спортны үстерүгә зур әһәмият бирелә. Татарстан һәм аның башкаласы Казан форумны үткәрү өчен юкка сайланмаган. Узган ел монда «Россия – спорт иле» дигән зур форум оештырылган иде. Ике елдан соң шәһәр Универсиаданы каршы алачак. «Шуңа күрә бүген без яшь спортчыларны әзерлибез, спорт корылмаларын төзибез. Безнең теләк – спортчыларыбыз мөмкин кадәр күбрәк медальләр алсын иде. Шуңа күрә массалы спортка һәм халык сәламәтлеген ныгытуга өстенлек бирәбез», - диде ул.

Мэр шулай ук балалар сәламәтлеген ныгыту чараларына игътибар итүләре турында да әйтте. Аның фикеренчә, баланы дөрес ашату, спортка җәлеп итү – сәламәтлекне ныгыта торган факторлар. Мәктәпләрдә укучы балаларның 87 проценттан артыгы кайнар ризык белән тәэмин ителә. Бу - Россия шәһәрләре арасында иң зур күрсәткеч. Яңа уку елыннан башлап, башлангыч сыйныфларда ук мәктәп укучысының физик сәламәтлеге паспортын гамәлгә кертеләчәк. Бу баланың физик үсешен контрольдә тотарга, аңарда үз сәламәтлегенә сакчыл караш тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.

«Бүген шәһәрдәге спорт корылмаларында (ә алар Казанда 1500 белән санала) балалар һәм яшьләр шөгыльләнә. 192 мең кеше спорт белән даими шөгыльләнә. Универсиадага без бу күрсәткечне ике тапкырга арттырырга телибез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин шулай ук мэрия хезмәткәрләренең башкалар өчен үрнәк булуын да әйтте. Аларның күбесе тартмый. Мэр урынбасарларының барысы да тартуларын ташлаган. «Мин ышанам: Казан сәламәт яшәү рәвеше башкаласы булачак», - дип ассызыклавын «Татар-информ» хәбәр итә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе