Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Дәүләт сифония оркестры төрек дирижеры Эмре Араджа җитәкчелегендә «Солтаннар белән вальс» программасын башкарачак.
Казан халкы Госманлы төрекләре чорында башкарылган иң күркәм музыка үронәкләрен ишетә алачак. Аларны дирижер Эмре Араджа озак еллар буе бөртекләп җыйган, өйрәнгән, әлеге музыкаль әсәрләрне эшкәртеп, заманчалаштырган.
Әлеге программага марш, Вена вальсы стилендә иҗат ителгән музыкаль әсәрләр кертелгән. Аларны госманлы падишаһлары Солтан Габделгазиз һәм Морат V язган дип санала. Алар бүгенге заман тамашачысына Эмре Араджа тырышлыгы белән кабаттан килеп иреште.
Эмре Араджа Төркиядә яшәп иҗат итүче танылган музыка белгече, дирижер, композитор. Ул гомере буе Госманлы империясенең музыка традицияләрен өйрәнә.
2008 елда Россиядә Төркия елы кысаларында әлеге программа Юрий Башметның «Солисты Москвы» оркестры белән берлектә Мәскәү халыкара Музыка йортында һәм Дәүләт Эрмитажы оркестры белән берлектә Санкт-Петербургта тамашачыларга тәкъдим ителгән иде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре