Казанның Дәрвишләр бистәсендә яңа мәчет төзергә ниятлиләр. Ул «Ихсан» дип аталачак. Инде яңа мәчет өчен җир бүлеп бирелгән - ул Станционный урамында урнашачак.
Хәзерге вакытта мәчет булачак җирне рәсмиләштерү эшләре бара. Төзелеш эшләрен дә быел ук башларга ниятлиләр. Бу турыда безгә Гомәр хәзрәт хәбәр итте. Мәчет төзү фикерен дә ул күтәреп чыккан.
Яңа мәчет төзелешенә үз өлешен кертергә теләүчеләрнең ярдәме бик теләп кабул ителә. Акча бирә алмаучылар мәчет төзелешенә төзелеш материаллары белән яки эшче көч буларак та ярдәм итә ала. Теләге булганнар 89179337503 (Рөстәм) телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Моңа кадәр Дәрвишләр бистәсендә бер генә мәчет бар иде.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР