РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гуманитар ярдәм төягән беренче очкычы Бишкәккә очты.
Россия Президенты Дмитрий Медведев кичә гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгуга Кыргызстанга гуманитар ярдәм җибәрергә кушкан иде. 43 тонна гуманитар йөк төягән очкыч бүген иртәнге 10.00 сәгатьтә «Раменское» аэропортыннан күтәрелде. Очкыч Бишкәккә юнәлде. Бишкәктән гуманитар ярдәм Ош шәһәренә җибәреләчәк.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре хәбәр итүенчә, очкычка 5 мең юрган, 10 тонна шикәр комы, 17,9 тонна ит консервлары һәм 4,9 тонна балык консервлары төялгән.
Исегезгә төшерәбез, кыргызлар белән үзбәкләр арасында кораллы бәрелешләр 11 июньгә каршы төндә башланды. Рәсми мәгълүматларга караганда, Ош өлкәсендә - 94, ә Җәләл-Абад өлкәсендә 43 кеше үлгән, 1762 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Ләкин шаһитләр сүзенә караганда, бәрелешләр көчәя генә бара, ә үлүчеләрнең саны 2000гә якынлашкан.
Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте кораллы бәрелешләр барган төбәктә гадәттән тыш хәл игълан итте.Шимбә көнне кич белән ил җитәкчелеге каршылык күрсәтүчеләргә атарга рөхсәт бирде һәм илдә өлешчә мобилизация игълан итте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык