«Иман» нәшриятында Кадыйргали бәк Җалаерлының «Җәмигъ әт-тәравих» дигән китабы дөнья күрде.
«Җәмигъ әт-тәравих»ның авторы Кадыйргали бәк Җалаерлы үз вакытында Касыйм ханы Уразмөхәммәднең фикердәше, ярдәмчесе булган. Китапта ул XVII гасырда татар халкы көнкүреше буенча уникаль тарихи мәгълүматлар туплый алган. Әлеге китап 1602 елда кулъязма җыентык буларак дөнья күргән. Аны хәзерге татар теленә тәрҗемә итеп, аерым китап иттереп бастыру бик кирәк иде, чөнки китапта татар халкының Казан ханлыгы яулап алынганнан соңгы тормышын сурәтләнә.
Бу тарихи хәзинәне китап итеп бастырып чыгаруда филология фәннәре докторы Мәсгүт Гайнетдиновның өлеше зур. Басмага кереш сүзне дә ул әзерләгән. Кереш өлештә XVII гасыр татар диаспорасы әдәбиятына күзәтү ясала. Сүз уңаеннан, әлеге китап та шул чорга карый.
Шушы ук нәшриятта урта гасырлар галиме Әхмәт әл-Гаскаланиның татар телендә «Вәгъдә көненә хәзерлек» дигән китабы да чыкты. Анда әдәп-әхлакка, дөрес тормыш итүгә кагылышлы афоризмнар, нәсыйхәтләр тупланган. Бу җыентыкта Пәйгамбәр (с.г.в.)нең хәдисләре, күренекле сәхәбәләрнең, имамнар һәм галимнәрнең әйткән сүзләре җыеп бирелгән. Әлеге хезмәт киң катлау укучыларга адреслана.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай