Испаниядә пәрәнҗәне тыйганнар

Испаниянең Барселона шәһәрендә пәрәнҗә, никаб  кебек мөселман киемнәреннән йөрүне тыйганнар. Моны алар кешенең шәхесен ачыклауга комачаулый торган

БӘЙЛЕ
2010 Июн 15

Испаниянең Барселона шәһәрендә пәрәнҗә, никаб  кебек мөселман киемнәреннән йөрүне тыйганнар. Моны алар кешенең шәхесен ачыклауга комачаулый торган фактор буларак билгели.

Закон буенча пәрәнҗәне китапханә, базар кебек җәмәгать урыннарында кияргә ярамый. Шуңа да Барселона урамнарында әлегә җәрәнҗәдән дә, никабтан да йөрергә мөмкин.

Барселона мэры Жоржи Эреу озак вакыт мондый тыюны гамәлгә кертмичә торган иде. Закон кабул ителгәч тә ул аның дини характерда булмавын, шәхесне ачыкларга комачаулый торган барлык киемнәргә дә кагылуын искәртеп үтте. Испаниядә мөселманнар саны 1,4 миллионга якын. Алар барлык халыкның 3 процентын тәшкил итә.

Моңа кадәр шушындый ук чикләүләр Италия һәм Бельгиядә дә кабул ителгән иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе