Франциянең Лилль шәһәрендә «Ислам һәм Европа массакүләм мәгълүмат чаралары: исламофобия белән нәрсә эшләргә?» дип аталган халыкара конференция үтте.
Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган мөселманнарның конференция куйган сорауга җавабы әзер: интеллектуаллар, җәмәгать эшлеклеләре һәм көнбатыш массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләрне ныгытырга.Конференциядә катнашучыларның фикеренчә, исламофобиягә каршы көрәшкә хезмәт итәчәк бу аралашуны, иң беренче чиратта, мөселманнар тормышыннан хәбәрләрне таратучылар яисә хокук саклаучы оемшалар башлап җибәрергә тиеш.
Шулай ук бу эштә мөселман илләренең көнбатыш илләрендәге илчелекләре дә актив катнашырга тиеш, дигән нәтиҗә ясалган. Мөселман эшмәкәрләре дә көнбатышта тормышка ашырыла торган медиа-проектларга ярдәм итсә, алар исламга каршы алып барыла торган кампанияләргә җавап була алыр иде, дигән фикер дә хупланган конференциядә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре