Пенза өлкәсендә мөселман руханилары очрашу оештырды. Пенза өлкәсенең Каменский районы Кочалейка авылында өлкәнең Бердәм Диния нәзарәте рәисе Габбас хәзрәт Бибарсов Россия имамнарын җыйды.
Имамнар Россия Мөфтиләр советы рәистәше Габбас хәзрәткә үз өлкәләрендә мөселманнарның тормыш-көнкүреше, мөселман оешмаларының эшчәнлеге турында сөйләделәр. Шәех белән очрашуда Россиянең Европа өлеше диния нәзарәте мөфтие урынбасары Габдерәүф Зәбиров, Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗаффар Лотфуллин, Пенза районы имам-мөхтәсибе Әнвәр Ягъфаров, шулай ук Ульяновск өлкәсе, Ставрополь крае һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән дин эшлеклеләре катнашты.
Очрашу вакытында дин вәкилләре Израиль дәүләтенең сәясәтенә карата тәнкыйть белдерделәр һәм Россиянең Европа өлеше Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Габдерәүф Зәбировның сионистлыкны дөнья дәрәҗәсендә тыюны теләп дога кылуын хупладылар.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы