Согуд Гарәпстаны дизайнерлары футбол буенча Дөнья чемпионлыгы символикасы төшерелгән кием тупланмасы тәкъдим иткән. Гарәп дизайнерларының бу коллекциягә карата фикере ике төрле: берәүләр мондый экспериментны хуплый, ә икенчеләр исә киемнәрнең артык ачык төстә булуын тәнкыйтьли.
Әлеге киемнәрне гарәп модельеры, университетта студентларга дизайн фәнен укытучы Рания Хогаир уйлап тапкан. «Футбол буенча Дөнья чемпионлыгы символикасы төшерелгән киемнәр уйлап чыгару гайре табигый хәл түгел. Аны тәнкыйть утына тотарга кирәкми. Университетта белем алучы студентлар үзләре үк миңа мондый коллекция эшләргә тәкъдим иттеләр. Әлеге киемнәр шәригать кануннарына каршы килми: алар кара төстә, гаурәт урыннарын каплый. Бердәнбер үзенчәлек: аларга футбол символикасы гына төшерелгән», - дип белдерә Рания ханым «ArabNews» басмасына.
Ярышлар вакытында күп кенә кафе, сәүдә үзәкләрендә уеннарны карарга мөмкин булачак. Анда гарәпләр гаиләләре белән барырга ярата. Гадәттә ирләре белән бергә мөслимәләр дә яраткан командалары өчен җан атып утыра. Футбол яратучы ханым-туташлар әлеге коллекциядә тәкъдим ителгән киемнәрне сатып ала да башлаган инде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел