Бүген «Сөләйман» мәчетендә кызлар өчен лагерь эшли башлады. Ул 20 көн дәвам итәчәк. Кызлар берничә төркемгә бүленеп ял итә. Алар арасында күрмәү буенча инвалидлар да бар. Аланда балалар ислам нигезләре буенча башлангыч белем алачак. Аларны намаз, Коръән укырга өйрәтү күздә тотыла. Кызлар өчен спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрү дә ниятләнә. Ял итүчеләрне походка, Казандагы, Татарстандагы истәлекле урыннарга экскурсиягә алып бару каралган.
Шулай ук Казан зоопаркына барып, лекция тыңлау, «Казан Кремле» музей-тыюлыгында урнашкан Кол Шәриф мәчетендә, музейларда булып кайту күздә тотыла. Елга порты җитәкчелеге исә кызлар өчен Казансу елгасында ике сәгатьлек экскурсия оештырачак. «Кырлай» паркы белән «Коркачык» авиа паркы да балалар өчен бәйрәм оештырырга ниятли.
Мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов бу уңайдан, күп кенә оешмаларның инвалид балалар ял иткән лагерьларга игътибар итүе сөендерә, дип белдерде. Чыннан да, мондый төр лагерьларга ярдәм кирәк. Чөнки гадәти балалар белән язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларның бергә ял итүе зур мәгънәгә ия. Авыру балалар җәмгыятьтә үзләрен ким итеп тоймасын өчен аларны сәламәт балалар белән аралаштыру бик мөһим.
10 июльдән исә шушындый ук лагерь малайларны үзенә җыячак.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка