Бүген Казанның «Мәрҗәни» мәчетендә III Бөтенроссия ислам китаплары күргәзмә-ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды. Әлге күргәзмәдә Россиядә мөселманнар өчен китап чыгаручы барлык нәшриятләрнең соңгы арада чыккан иң яңа басмалары тәкъдим ителә.
Китап ярминкәсе Россиядә ислам басмаларының сыйфатын яхшырту, заманча таләпләргә туры китерү һәм ислам нәширләре белән укучыларны якыннанрак таныштыру максатыннан оештырыла.
Элгәре китап ярминкәләре Казанда 2008 һәм 2009 елларда үткән иде. Чараны Казан мөхтәсибәте оештыра. Күргәзмәгә керү ирекле.
Күргәзмә-ярминкә 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай