Уфада мөслимәләр өчен чәчтарашханә ачылды. Биредә мөслимәләргә шәригать кануннарына туры китереп хезмәт күрсәтелә. Чәчтарашханәдә туташ-ханымнарга мөслимә хезмәт күрсәтә, шулай ук намаз уку бүлмәсе дә булдырылган.
Әлеге чәчтарашханә мөслимәләр соравы буенча ачылган. Моңа кадәр Уфада мөселманнар өчен мондый төр хезмәт күрсәтә торган оешма юк иде әле.
Эшкә алыныр алдыннан хезмәткәрләр барысы да «Хәләл» стандарт комитетында инструктаж үткән. Алар үз эшчәнлекләрен ислам таләпләре буенча оештырырга җаваплылык алган.
Сүз уңаеннан, Уфада да ислам инфраструктурасы үсә бара. Моңа кадәр биредә мөселманнар өчен бер дәваханә һәм хәләл продукция эшләп чыгара торган берничә оешма гына бар иде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка