Бүген Казанда төрки фоторәссамнәрнең VII Иҗат Лабораториясе үз эшен башлый. Ул быел Габдулла Тукай тууга 125 ел булу һәм Сабантуй бәйрәмнәре уңаеннан оештырыла.
Әлге лаборатория эшчәнлеген ТЮРКСОЙ оешмасы үз канаты астына алган. Чөнки 2011 ел Халыкара ТЮРКСОЙ оешмасы тарафыннан Тукай елы дип игълан ителде. Әлеге фотокүргәзмә нәтиҗәләренә нигезләнеп «Тукай эшләре буенча» дип аталган каталог басылып чыгачак.
Иҗат Лабораториясендә катнашучы фотографлар «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнашачаклар, «Шәрыкъ» клубына йөрүче яшьләр, яшь шагыйрьләр белән очрашачак, Изге Болгар җыенында булачак. Шулай ук төрле мастер-класслар да үткәрү каралган.
Төрки дәүләтләрдән җыелган фоторәссамнәр Татарстан фольклорчылары белән берлектә Сабантуй бәйрәмендә катнашачак.
Сүз уңаеннан, Сабантуй бәйрәме ТР Мәдәният министрлыгы тәкъдиме белән ТЮРКСОЙның «Мәдәни мираслары исемлеге»нә кертелгән. Бүген аны ЮНЕСКОның «Мәдәни мираслары исемлеге»нә дә кертү эше алып барыла.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай