10 июньдә Мәскәүнең Үзәк Бөек Ватан сугышы музеенда Бөтенроссия иганәче һәм хәйриячеләренең конфессияара ассамблеясе оештыручылары җыела. Хәйриячелек, иганәчелек белән шөгыльләнүче, ләкин төрле дин тотучы кешеләр, ниһаять, берләшергә булды. Алар бергәләшеп дини юнәлештәге эшкуарлык ярдәмендә мәдәни-агарту һәм мәгариф буенча күптөрле проектларны тормышка ашырырга ниятлиләр, дип хәбәр итә оештыручылар IslamRF.Ru сайтына.
Җыелыш уңаеннан эшкуарларга төрле проектлар тәкъдим ителәчәк. Алар Россиянең дәрәҗәсен күтәрү, ватанпәрвәрлек хисен арттыру, диннәр дуслыгын пропагандалау кебек өлкәләргә караган.
Җыелышта катнашучылар хәйрия оешмаларының халык арасында дәрәҗәсен күтәрү, аларга ышанычны арттыру, хәйрия эшчәнлеген җәелдерү, халыкта гомумкешелек кыйммәтләрен тәрбияләү кебек мәсьәләләр турында сөйләшәчәк. Шулай ук дәүләт белән хәйрия оешмалары хезмәттәшлегенә кагылышлы законнар һәм Россия мәктәпләрендә укытыла башлаган «Диннәр тарихы» фәне турында халык арасында аңлату-агарту эшләре алып бару турында фикер алышу да каралган.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел