Чехия башкаласы Прага янындагы Выжловка авылындагы күл буенда сигезенче тапкыр Сабантуй бәйрәме узды. Бирегә Прага, Теплица, Брно һәм Чехиянең башка шәһәрләреннән махсус ялланган автобус һәм шәхси машиналарда 200дән артык Сабантуй кунаклары җыелган иде.
Чехиядә яшәүче татарларга Татарстанның Чехиядәге вәкиле Зөфәр Абдулгалиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын җиткерде. Анда Сабан туйларының милләттәшләрне һәм халыкларны дуслаштыру, берләштерү чарасы булуы әйтелә. Бәйрәмдә Татарстан кунаклары да катнашты. Татарстанның атказанган артисты Рамил Миндияр гитарада татар җырлары башкарып халыкны әсир итте. Сабан туен төшерергә Казаннан «Яңа гасыр» телевидениесе журналисты Михаил Любимов һәм оператор Хәмит Шәмсиев килгән иде.
Сабантуйда Чехиянең төрле шәһәрләрендә гомер кичерүче татарлар, вакытлыча Татарстан һәм Башкортстаннан югары белем алырга килгән студентлар катнашты. Казакълар, чехлар, руслар, кыргызлар, грузиннар да бәйрәмдә үзара аралашты, уеннарда, ярышларда көч сынашты.
Прага Сабан туеның бик мөһим үзенчәлеге – чит телләрдә сөйләшергә күнегә башлаган, Европа яшәү рәвеше белән таныш булган кечкенә балаларның татар милли гореф-гадәтләре, милләтнең асыл сыйфатлары белән танышу бәйрәмгә килүчеләрне бигрәк тә куандырды, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы