Ислам конференциясе оешмасы (ОИК), Израиль хәрбиләренең гуманитар йөк төягән төрек корабларына каршы ут ачуы вакыйгасыннан соң, Израиль белән мөнәсәбәтләрне кабаттан карарга, дигән тәкъдим белән чыкты. Ислам конференциясе оешмасына керүче 57 илнең кайберләре, шул исәптән, Мисыр, Иордания, Төркия Израильгә каршы кискен чаралар куллануга каршы. Алар дустанә мөнәсәбәтләр саклап калу яклы, дип хәбәр итә «The Daily News» газетасы.
Шушы көннәрдә Ислам конференциясе оешмасы җитәкчеләре Согуд Гарәпстанының Җидда шәһәрендә җыелды. Израиль белән мөнәсәбәтләрне кабаттан карау фикере нәкъ шушы җыелыш вакытында әйтелде.
Исегезгә төшерәбез, 31 майда Израиль солдатлары гуманитар ярдәм төяп, Газа секторына баручы «Флотилия свободы» корабын тоткарлаган иде. Корабта халыкара хокук саклау оешмалары вәкилләре булган. Бәрелеш нәтиҗәсендә 9 кеше (барысы да Төркия кешеләре) үтерелгән иде.
Ислам конференция оешмасы әлеге вакыйганы җитди рәвештә тикшерде. Аның нәтиҗәсендә БМО генераль секретаренә әлеге очракны тикшерү өчен бәйсез комиссия төзү тәкъдиме җиткерелде. Шулай ук ОИК Израильдән үтерелгән һәм яраланган хокук сакчыларының гаиләләренә тиешле компенсацияләрне түләвен таләп итте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка