 
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы утырышында Россиянең истәлекле көннәре исемлегенә Ислам динен кабул итү көнен дә кертү тәкъдиме белән РФ Дәүләт Думасына мөрәҗәгать проекты каралачак. Бу турыда Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан депутатлары әлеге истәлекле көнне дә рәсми бәйрәмнәр рәтенә кертү «илдәге диннәр дуслыгын арттырыр һәм Россиянең дөньякүләм абруен ныгытуга нигез булыр иде», - дип белдерә. Әйтергә кирәк, күптән түгел генә РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Россияне чукындыру көнен (28 июль) рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертү турындагы законны кабул иткән иде. Ул вакытта Амур өлкәсе сенаторы Амур Галләмов Ислам динен кабул итү көнен дә рәсми истәлекле көн итү фикере белән чыкты. Аның фикерен спикер Сергей Миронов та хуплады.
ТР Дәүләт Советы депутатлары исә әлеге тәкъдимне проект буларак эшләгәннәр. Бүгенге утырышта аны җентекләп тикшерәчәкләр.


 Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк». КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы. Ул тиле түгел!..
Ул тиле түгел!.. Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем" Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы Милләтара дуслык, Ватан теле
Милләтара дуслык, Ватан теле Тәкъвалык хакында
Тәкъвалык хакында Тәравих намазы
Тәравих намазы Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый? Хөсәен Фәезханов
Хөсәен Фәезханов Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан ае - сабырлык ае Дуслар
Дуслар Килен - кайнана
Килен - кайнана Рухи чисталык
Рухи чисталык