21-22 июньдә Биектау районының Иске Казан тарихи урынында татар яшьләренең II Иске Казан җыены оештырылачак. Чараны «Сәләт» яшьләр оешмасы үткәрә. Аның төп максаты – балаларны Иске Казан җирлегенең тарихы, мирасы белән танышу.
«Сәләт» аланнарының уртак җыеннары һәрвакыт татар халкы өчен истәлекле булган җирләрдә - борынгы Болгар дәүләте шәһәре Биләрдә, инде менә икенче ел рәттән Иске Казанда үткәрелә. Әлеге җыеннар һәрвакыт татар тарихын барлау, киләчәгебезне күзаллау максатында уза.
Җыен вакытында балалар өчен Иске Казан тарихи тыюлыгына экскурсия, казу эшләре алып барылган җирләргә җәяүле сәяхәт оештырылачак, шулай ук Сабантуй үткәреләчәк, дип белдерә оештыручылар. Шулай ук балалар катнашында концерт-тамаша да күрсәтелер, дип көтелә.
Сүз уңаеннан, Иске Казан музей-тыюлыгы хәзер танымаслык булып үзгәрде. Иске Казанның тарихи йөзен кайтару максатыннан, анда борынгы замандагы кебек агач кирмән төзеп куелган. Әлеге кирмән эчендә туристлар өчен ял итү үзәге оештыру күздә тотыла.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай