ТР Мөслимәләр берлегенең үз сайты эшли башлады. soyuzmusulmanok.ru адресы буенча урнашкан сайт әлегә әзерлек режимында гына эшли. Сайтта Мөслимәләр берлеге турында тулы мәгълүмат алырга, аның эшчәнлеге белән якыннанрак танышырга мөмкин. Шулай ук биредә Мөслимәләр берлегенең төрле проектлары турында укырга да була.
ТР Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина сүзләренә караганда, сайт ясау замана таләпләренә җавап бирү өчен эшләнгән. Берлектә мөселман кешеләре өчен файда китерердәй проектлар эшләп килә. Хәзер алар турында Интернеттан укып белергә, алар эшчәнлегендә катнашырга мөмкин булачак. Бу бигрәк тә эш эзләүчеләргә кагыла. Алар өчен сайтта махсус сәхифә булдыру каралган.
Сайт татар, рус, инглиз телләрендә эшләячәк. Алга таба анда Татарстан мөселманнары тормышыннан кызыклы яңалыклар, вакыйгалар турында язмалар да биреп барылачак.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мәликә Рәфкать кызы Гыйльметдинова: киләчәкне тудыручы эпоха хатын-кызы
Илдар Баязитов: риваяти шәхес һәм социаль Ислам символы
ЗӘЙД ӘЛ-ХӘЙР