Бөекбритания дәүләтендә ислам диненең дәрәҗәсен күтәрергә алынганнар. Бу атна башында Бөекбританиядәге автобус тукталышларында, метрода һәм таксида ислам турында социаль реклама плакатлары куелган. «Мөхәммәдтән илһам алып» дип аталган әлеге кампаниягә акчаны Исламны өйрәнү фонды бүлеп биргән.
Әлеге чараны фонд инглизләр арасында ислам турында сораштыру үткәргәннән соң оештырырга булган. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Бөекбританиядә яшәүчеләрнең 58 %ы исламны экстремистлык белән тиңли, ә 70 %ы исламда хатын-кызның хокуклары кысыла, дип уйлый.
Исламны өйрәнү фонды директоры Ремон Али сүзләренчә, мөселманнар инглизләрнең исламга шундый карашта торуларыннан канәгать түгел. Шуңа күрә әлеге реклама кампаниясен оештыручылар Бөекбританиядә яшәүчеләрне инглиз мәдәниятен, сәясәтен, икътисадын үстерүгә зур өлеш керткән мөселманнар белән таныштырырга, ислам диненең файдалы якларын да күрсәтергә ниятли.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел