Дин вәкилләре «Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!» акциясендә катнаша

РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте 1 июньнән «Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!» акциясен башлап җибәрде. Әлеге чара 26 июньдә үтәчәк

БӘЙЛЕ
2010 Июн 08

РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте 1 июньнән «Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!» акциясен башлап җибәрде. Әлеге чара 26 июньдә үтәчәк Наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылды. Аның нәтиҗәсендә халык белән элемтә урнаштыру, наркотиклар сатылу турында хәбәрләр алу күздә тотыла.

Халыктан шалтыратулар көн саен кабул ителә. Казанда яшәүчеләр эш көннәрендә 274-31-03 номеры буенча 15.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр шалтыратып, үзләрен борчыган сорауларга җавап таба ала. Пәнҗешәмбе көннәрендә шалтыратучыларның соравына ТР Диния нәзарәте вәкилләре җавап бирә. 10 июнь көнне элемтәдә «Сөләйман» мәчете имам хатибы Дамир хәзрәт Сәйфулов булачак.

Әйтергә кирәк, акция уңаеннан шалтыратулар идарәнең «ышаныч телефоны»на ел дәвамында килгән шалтыратулардан да күбрәк. 3 көн эчендә генә дә «кайнар линия» буенча 58 шалтырату кабул ителгән. Аларның 19ы оператив кыйммәткә ия. Хәбәрләр наркотик куллану һәм тарату урыннары, кулланылган шприцлар табылу, наркотикк матдәләр җитештерү нокталары турында.

«Кайнар линия»дә көн саен төрле белгечләр кизү тора: дүшәмбе, шимбә, якшәмбе көнне – Накотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе вәкилләре (273-43-45 номеры буенча), сишәмбе – табиб-наркологлар, чәршәмбе – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау идарәсенең Республика профилактика үзәге белгечләре; пәнҗешәмбе – дин белгечләре, җомга – ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы вәкилләре.

Исегезгә төшереп үтәбез, чара 30 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмый.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе