Дәшмичә кала алмыйм

Мин табигатем буенча йомшак фигыльле булсам да, тәлемне аркылы тешләп, эндәшми кала алмыйм. Хөкүмәтебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, сугыш һәм тыл ветераннарын

БӘЙЛЕ
2010 Май 15

Мин табигатем буенча йомшак фигыльле булсам да, тәлемне аркылы тешләп, эндәшми кала алмыйм.

Хөкүмәтебез Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан, сугыш һәм тыл ветераннарын азык–төлек җыелмасы белән бүләкләргә дигән карар чыгарган. Менә миңа да гаҗәп матур бизәлешле катыргы тартмада шундый азык җыелмасын бирделәр. Эчендә нинди генә ризык юк, бөтенесе сыйфатлы, күбрәге Татарстанда эшләнгән. Безгә бу бүләкләрне Чаллының «Энергетик» мәдәният сараена чакырып, зурлап бирделәр. Мин барганда кайбер кешеләр бүләкләрен алып, ачып та караганнар иде. Кызганыч, тартма эчендә аракы да бар икән. Шул тартмаларны биреп торучы хезмәткәрләрдән: «Тартма эчендә ниләр бар?» – дип сорагач, «Без белмибез, боларны Казаннан тутырып җибәрәләр», – диделәр. «Моның эчендә аракы бар икән, мин аракы эчмим, ул миңа хәрам, аракысын алыгыз», – дидем. «Безнең бу тартманы ачарга хакыбыз юк», – диделәр. «Алай булгач, мин бу бүләктән баш тартам», – дидем. Шуннан соң йөгереп, кайдандыр башлыкларын алып килделәр, тартманы ачып, хәмерен алдылар. Өйгә кайткач, әлеге тартманы бушатып карасам, иң аста хәләл булмаган тушенка да бар икән. Әйтәләр бит бер мичкә балны бер кашык дегет боза, дип. Ә бу «мичкәгә» ике кашык «дегет» салганнар. Әллә Татарстанда эшләнгән булгач, бисмилласыз тушенка да, аракы да хәләл буламы икән? Аллаһ сакласын!
Әлбәттә, бөтен Россиядә таратыла­чак бүләк аракысыз булмас инде. Әм­ма Татарстандагы бүләккә ниләр салырга дигәндә, Казан муллалары – мөф­тиләр, казыйлар үз сүзләрен әй­тергә тиеш­ләрдер бит. Әнә Россия Президен­ты Д.Медведев та эчкечелекне бете­рә­без дип сөйләнә, ләбаса.

Йа Аллаһ, без колларыңа шушындый уңайлы, камил хак дин биргәнең өчен шөкранә кылып бетерерлек тү­гел. Безгә бернинди арадашсыз, т­уры­дан–туры Аллаһ каршына басып гый­бадәт кылырга мөмкинлек бирелгән. Ура­за тотсак та, үзебез ниятләп уразага керәбез, корбан чалсак та, үзебез ният­ләп чалабыз. Әгәр дә билгеләнгән имам булмаса, үзебезнең арадан бе­рәү­не имам итеп бастырып, җәмәгать на­мазы да укыйбыз. Хөкү­мәт җитәкчеләре дә бүләк мәсьәләсендә Диния нәзарәте белән киңәшләшеп эшләсеннәр иде.

 

Мисбах СӘХАБЕТДИНОВ, Чаллы,
сугыш ветераны


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе