Бүген Грозный шәһәрендә «Мәдәнят күпере» III Республика этномәдәни үзәкләр фестивале үтә. Анда Чечен Республикасында яшәүче төрле милләт вәкилләре чыгыш ясаячак. Чыгыш ясаучылар арасында татар мәдәни төркемнәре дә бар. Чарада татарлардан тыш, руслар, ногайлар, аварлар, кумыклар, казаклар катнаша.
Әлеге чараның максаты – республикадагы төрле милләтләрне саклап калу, аларның мәдәниятен популярлаштыру, дип белдергән «Ансар.ру» сайтына Чечен Республикасының мәдәният министры Ләлә Яндиева.
Чечняда 30га якын милләт вәкиле яши. 8 милләтнең үзенең этномәдәни үзәге оештырылган. Алар анда милли кичәләр, төрле чаралар үткәрә. Һәр үзәктә вокал, бию төркемнәре эшләп килә. Республика җитәкчелеге аларга кулыннан килгәнчә ярдәм итеп тора. Һәр үзәкнең үз автобусы, музыка кораллары, музыка аппаратурасы бар. Аларга ел саен милли киемнәр тегү өчен билгеле бер күләмдә акча бүлеп бирелә. «Мәдәният күпере» фестивале милли үзәкләрнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясау да булып тора.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы