Колониядә – намаз бүлмәсе

Кургандагы 4нче хатын-кызлар колониясендә җәза үтүчеләр шәһәр мәчетенең имамы Зыядали Мизробов белән очраштылар. Гүзәллек әһлияләре өчен

БӘЙЛЕ
2010 Фев 22

Кургандагы 4нче хатын-кызлар колониясендә җәза үтүчеләр шәһәр мәчетенең имамы Зыядали Мизробов белән очраштылар. Гүзәллек әһлияләре өчен төзелгән зонада 20 мөселман хатын-кыз булуы ачыкланды. «Хөкем ителгәннәрнең гомуми саныннан күп сан түгел бу, – диде хәзрәт, – Арада төрле милләт вәкилләре – татар, казах, әзербайҗан, Кавказ халыклары хатын-кызлары бар. Күпләре исламны томанлы гына күзаллый. Арада бер чечен хатыны гына намаз укый».

Зыядали хәзрәт хөкем ителгәннәр белән исламда хатын-кызның роле турында әңгәмә үткәрде, аларга мөселман китаплары, газета-журналлары тапшырды. Мөселман хатын-кызларының ислам хакындагы күпсанлы сорауларыннан чыгып, колония җитәкчелеге аларга намаз уку өчен аерым бүлмә бирергә карар кылган.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе