Эшегез дәвамын тапсын

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең 25 мартта хакимияттән китәчәге турындагы хәбәрне тирән борчылу белән кабул иттем. Минем әлеге сүзләремне күпләр елмаеп кабул

БӘЙЛЕ
2010 Фев 20

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең 25 мартта хакимияттән китәчәге турындагы хәбәрне тирән борчылу белән кабул иттем.

Минем әлеге сүзләремне күпләр елмаеп кабул итәр. Сталин үлгәч, бөтен ил елаган, дип әйтүчеләр дә табылыр. Мин Шәймиевне һич тә Сталин белән чагыштырырга уйламыйм. Милләтләр атасы үз чорында бөтен илне канга батырды. Шуңа карамастан, кеше авызы-борыны кан белән тулса да, «Яшәсен Сталин», – дип кычкырды. Кычкырырсың да шул, нечкә җиреңнән «карга борыны» белән кыскач. Мин шуны әйтергә телим: Татарстан тарихында моңарчы халык өчен Минтимер Шәймиев кебек эшләгән җитәкче юк иде. Әле нинди шартларда бит – бер яктан Мәскәү йодрык селки, гаскәр кертү, республиканы акчасыз калдыру белән яный, икенче яктан Казанда яшәүче урыс халкы: «Хокукларыбызны кысалар», – дип, Мәскәүгә шикаять арты шикаять юллый. Өченче яктан үз татарлары баш калкыта. Башка милләтләр белән бертигез хокуклы булып яшәү өчен. Минтимер ага менә шундый катлаулы шартларды эшләде. Аңа кадәр эшләгән обком секретарьләре Табеевләр, Усмановлар искә төшә. Алар милләт өчен нәрсә кырды? Шәһәрләрдә татар мәктәпләре ябылды. Азык-төлек кибетләрендә пакетлы аштан башка тамак туйдырырлык азык калмады. Барысы да Мәскәүгә агылды. Үзебез җитештергән итне ил башкаласыннан ташыдык. Хокукларыбыз шул дәрәҗәгә төште ки, хәтта сөтнең майлылыгын Мә­скәү билгеләде. Минтимер Шәймиев үз милләтенә татарның затлы исемен кайтарып бирде. Халык үз милләте белән горурлана башлады. Хәтта Мәскәү, теләсә-теләмәсә дә, татарның булган халык икәнен танырга мәҗбүр иде. Президентның: «Без булдырабыз», – дигән шигаре әнә шулай безне үз-үзебез турында уйларга этәрде, башыбызны горур тотарга көч бирде. Татар үз тарихында үз халкына файда китергән мондый җитәкчене белми иде әле.

Инде менә Шәймиев урынына Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов билгеләнде. Аны бик көчле икътисадчы, дип мактыйлар. Әйбәт Президент булу өчен аның бу белеме ни кадәр кирәктер – белмим. Әмма мин аның турында: «Яңа Президент бик тә кешелекле», – дип сөйләүләрен дә теләр идем. Минтимер Шәймиевне бер дә көчле икътисадчы, димәделәр. Әмма ул халкын онытмады. Халкы да аны яратты. Халык мәхәббәте аның көчле җитәкче булып җитешүенә зур көч бирде.

Минтимер Шәрип улы Татарстан мөселманнары өчен бик күп изгелекләр эшләде. Ул 1998 елда, төрле төркемнәргә бүлгәләнеп беткән мөселман татарларын бер йодрыкка туплау максатында, Татарстан мөселманнарын берләштерү корылтаеның башында торды. Татар дәүләтен саклап шәһит иткән дәүләт эшлеклесе һәм шагыйрь Кол Шәриф Сәетнең исемен мәңгеләштерү аның фикере иде. Һәм ул «Кол Шәриф» мәчете төзелә башлаганнан алып, гүзәл бина булып калыкканчы аның төзелешен кайгыртып торды. Бөтен дөнья буйлап таралган татарларның ачы язмышы өчен борчылып, Президентыбыз Бөтендөнья татарлары конгрессын уздыру идеясен күтәреп чыкты, аның Башкарма комитетын оештыручысы булды. Минтимер ага республика авылларында мәчетләр салынуын да һәрвакыт хуплады. Без аның җитәкчеләргә бу мәсьәләдә хәер-хаклы булырга кушуын эчтән генә сизеп йөрдек. Аның турында мөселман кардәшләребез: «Мәчетләрне матур, мәһабәт, сокланырлык итеп салырга куша», – дип сөйлиләр иде. Ул идарә иткән чорда Татарстанда әнә шундый айлы манаралары бөтен тирә-юньгә нур сибеп торган 1000 нән артык мәчет калыкты.

Татар нәселе җир йөзендә яшәп торган чагында Минтимер Шәрип улы Шәймиев исеме бервакытта да онытылырга тиеш түгел. Мин яңа Призедентның да шундый мәртәбәгә ирешүен, ә Минтимер аганың, Аллаһ саулыктан аермыйча, хәләл җефете Сәкинә ханым белән тигез гомер кичереп, бала-оныкларының игелеген күреп, тормыш матурлыгына сөенеп, һаман шулай көчле рухлы булып яшәвен телим.

Ирек НИГЪМӘТИ

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе