2014 елда Сочида үтәчәк Олимпия уеннары вакытында Диннәр үзәге дә эшләячәк. Бу турыда кичә журналистларга Олимпия төзелеш комитетының башкарма директоры Геннадий Губин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, РФ Хөкүмәте тәкъдиме белән олимпия авылы объектлары составына Диннәр үзәге дә кертеләчәк. Ул Халыкара Олимпия комитеты таләпләре буенча эшләнәчәк. Пекин һәм Ванкуверда үткәрелгән олимпиадалар вакытында мондый корылмалар төзү тәҗрибәсе тупланды инде.
Г.Губин бер динне дә читтә калдырмас өчен мөселман, христиан, будда һәм индус диннәре вәкилләре белән очрашулар үткәрелүен дә искәртеп үтте. Бу очрашулар аларның бөтен теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алу максатыннан оештырылган.
Барлык дин вәкилләре дә мондый үзәк төзелүне хуплаган, ул илдә диннәр дуслыгын ныгыту һәм олимпия хәрәкәтен үстерүгә үз өлешен керер, дигән өметтә калган.
Һәрбер диннең үзенчәлеген исәпкә алып, алар өчен аерым ишекләр, аерым бүлмәләр биреләчәк, дип искәртеп үтте Г.Губин.
Хәзерге вакытта Олипия төзелеш комитетының баш архитекторы Олег Харченко әлеге бинаның проектын эшләү белән шөгыльләнә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай