«Алтын каләм» йөзүгә әзерләнә

Шушы көннәрдә «Алтын каләм» яшь журналистлар фестиваленең икенче туры төгәлләнде. Фестивальнең быел юбилее – унбишенче тапкыр үткәрелә. Катнашучыларны сайлап алуның зона

БӘЙЛЕ
2010 Июн 04

Шушы көннәрдә «Алтын каләм» яшь журналистлар фестиваленең икенче туры төгәлләнде. Фестивальнең быел юбилее – унбишенче тапкыр үткәрелә. Катнашучыларны сайлап алуның зона этаплары Баулы, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Яшел Үзән һәм Арчада үтте.

Зона этапларында үз район-шәһәрләрендә иң яхшы дип табылган яшь журналистлар катнашты. Зона этаплары вакытында булачак журналистларга фестиваль хөкемдарлары тарафыннан мастер-класслар да күрсәтелде. Мастер-класслар татар һәм рус матбугаты, телевидение, радио һәм фотожурналистика буенча оештырылды.

Шулай ук балалар һәм яшьләр журналистикасын үстерү, «Алтын каләм» фестивален киләчәктә яңа форматта оештыру турында түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр дә булды.

Фестивальнең координаторы, «New Media» яшьләр мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Алсу Сәетова сүзләренчә, оештыручылар 2011 елдан башлап, «Алтын каләм»-«Золотое перо» фестивален ел дәвамында эшләүче Республика Яшь журналистлар мәктәбе форматында үткәрергә карар кылган. «Әлеге мәктәп республикадагы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен кадрлар әзерләү мәйданы булачак», - ди А.Сәетова.

Быелгы зона этапларында исә XV Республика «Алтын каләм» - «Золотое перо» фестиваленең финалында катнашучылар сайлап алынган. Алар гадәттәгечә июнь ахырында теплоходта Идел буйлап сәяхәткә чыгачак. Быел фестивальнең маршруты: «Казан – Волгоград – Казан»..

Казандагы сайлап алу туры үткәннән соң, финалга үтүчеләрнең исемлеге ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы сайтында эленәчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе