Бу ялларда Ульяновскида балалар һәм яшьләр өчен җәйге мөселман курслары эшли башлый. Бу турыда «Ансар.Ru» сайтына Ульяновски өлкәсенең Үзәк диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәт хәзрәт Байбиков хәбәр иткән.
7 июньнән шәһәрнең ике мәчетендә балалар өчен җәйге ял лагере эшли башлаячак. Алар мөселман курслары формасында үткәрелә. 25 июньгә кадәр балалар көне буе мөселман курсларында булачак. Ял итүчеләрне кунарга калдыру каралмаган – кич белән алар өйләренә кайтачак. Мөхәммәт хәзрәт сүзләренә караганда, шәһәр балалары өчен бу бик уңайлы. Сүз уңаеннан, лагерьда быел егетләр генә ял итә.
Дәресләр ислам нигезләренә һәм Коръән укырга өйрәтүдән гыйбарәт булачак. Моннан тыш күптөрле кызыклы викториналар, конкурслар, спорт чаралары да үткәрү каралган. Мөфти әйтүенчә, моңа кирәкле барлык әйберләр дә инде әзерләп куелган.
Укытучы һәм әйдаман (вожатый) буларак мәчет имамнары һәм мәдрәсә студентлары чакырылган. Студентлар өчен балалар белән эшләү җәйге практика да булып торачак.
Мондый җәйге аланнар Ульяновскида беренче тапкыр гына оештырылмый. Курслар өчен акчалата ярдәмне спонсорлар һәм ата-аналар күрсәткән. Мөфти мәгълүматларына караганда, җәйге мөселман лагеренда быел 50-60тан да ким кеше ял итмәячәк. Ял итүчеләрнең яше 6дан алып 20 яшькә кадәр.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре