Малайзиядә “MIHAS-2010” VII халыкара хәләл күргәзмә оештырыла

23-27 июньдә Куала Лумпур шәһәрендә (Малайзия) “MIHAS-2010” дип аталган җиденче Халыкара хәләл әйберләр күргәзмәсе үткәреләчәк.

БӘЙЛЕ
2010 Июн 04

23-27 июньдә Куала Лумпур шәһәрендә (Малайзия) “MIHAS-2010” дип аталган җиденче Халыкара хәләл әйберләр күргәзмәсе үткәреләчәк. Күргәзмәне Малайзия дәүләтенең Тышкы сәүдә эшләрен үстерү корпорациясе (MATRADE) оештыра, дип хәбәр бирә Halal.com.my сайты.

Күргәзмә дөньяда булган барлык хәләл ризык җитештерүче эшмәкәрләрне, хәләл хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләрен бер урынга җыячак. Анда хәләл ризыклар гына түгел, ә өс киемнәре, бизәнү әйберләре, медицина препаратлары, шулай ук ислам финанс системасына нигезләнеп эшли торган инвестиция һәм иминият хезмәтләре дә урын алачак.

Оештыручыларның төп максаты хәләл продукция җитештерүче оешмаларның санын арттыру, аларга төрле яктан ярдәм күрсәтү, мөселманнарның яшәү сыйфатын күтәрүдән гыйбарәт.

Исегезгә төшереп үтәбез, бу елның 7 июнендә Мәскәү шәһәрендә узачак беренче халыкара хәләл-күргәзмә “Moscow Halal Expo 2010” Малайзия дәүләтенең Тышкы сәүдә эшләрен үстерү корпорациясе (MATRADE) ярдәмендә узачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 01
Июн 25
Июн 17
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе