Күңелдә – Аллаһ, максат – өммәткә хезмәт

27 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үткәрелгән Татарстан мөселманнарының IV корылтае да инде тарихта калды. Әмма аннан алган

БӘЙЛЕ
2010 Фев 27

27 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында үткәрелгән Татарстан мөселманнарының IV корылтае да инде тарихта калды. Әмма аннан алган тәэсирләр тиз генә онытылмас, әле шактый озакка барыр.

Дөресен әйтим, бу корылтайда мин элеккесендәге сыман оятымнан нишләргә дә белмичә, карашымны аяк астына текәп утырмадым. Киресенчә, җөмһүриятебезнең дин әһелләре белән горурланып, сәхнәгә туры карап, кинәнеп утырдым. Ниһаять, без үзара талашуларны туктатып, Россия мөселманнарының берләшү мәсьәләсен чишә башлау югарылыгына күтәрелдек! Ә монысы минем өчен иң мөһиме иде.

Әйе, Аллага шөкер, корылтай бик тыныч үтте. Дини мәҗлесне алып баручы Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Мин телевизордан нәрсә күрсәтербез инде дип борчылучы журналистларны жәлләп торам», – дип әйтеп куйды. Хәер, корылтайлардан кызык һәм кәмит эзләүчеләр бер журналистлар гына түгел иде бугай. Балконда минем янда утыручы бер районның имам хатибы: «Бер генә кандидаттан нинди сайлау булсын инде ул!» – дип көрсенеп куйды. Шәхсән үземнең фикерем шундый: башка кешенең мөфти булып сайланмаячагын белә торып, нигә кәмит уйнап маташырга! Узган корылтайдагы мондый уен вакытында авызыбыз пеште ләбаса. Аннары мөфти Госман хәзрәт Исхакый алай ук өлкән кеше дә түгел, быел аңа, Аллаһы боерса, 53 яшь тула. Ә бит патша заманында Габдессәлам хәзрәт Габдрәхимов 60 яшендә мөфти итеп билгеләнгән. Габделвахит хәзрәт Сөләйманов мондый югары вазифага тагын да өлкәнрәк яшьтә – 64тә ия булган. Ә Сәлимгәрәй хәзрәт Тәфкилевны 70 яшендә мөфти итеп билгеләгәннәр. Патша махсус рәвештә мөфти итеп өлкәннәрне куйгандыр дип уйлаучылар өчен: Мөхәммәдсафа хәзрәт Баязитов 30 яшендә үк мөфти дәрәҗәсен алуга ирешә.

IV корылтайда Татарстан Президен­ты­ның катнашуы бу мәҗлескә үзгә бер җитдилек бирде, аңа эшлекле төсмер өс­тәде. Алай гына да түгел, Минтимер Шәрип улы Шәймиев Диния нә­за­рә­тенең киләсе 4 елына хәрәкәт итү юнәлешен билгеләде, хәтта эш планын төзеп бирде шикелле. «Мәгълүм булганча, татарларда берничә гасыр эчендә хәнәфи мәзһәбе нигезендә ислам диненең зирәк моделе эшләнгән... Башка юнәлешләр, зарарлы агымнар өчен Татарстан мәчетләренең ишеге ябык булырга тиеш. Чөнки Диния нәзарәте Уставында хәнәфи мәзһәбенең Татарстан мөселманнары өчен бердәнбер хак юнәлеш икән­леге ап-ачык язылган. Бу мәсь­әлә­дә безнең руханилар үз карарларында нык торырга һәм уяу булырга тиеш. Бүген сайланачак Диния нәзарәте алдагы дүрт елны шушы хәлиткеч бурычны үтәүгә багышлар дип уйлыйм», – диде Татарстан Президенты. Аннары М.Шәймиев дин әһелләрен битараф булмаска, читтән генә күзәтеп тормаска, активлык күрсәтергә чакырды. Россия Ислам университетында, мәдрәсәләрдә мөселман яшьләрен укыту мәсьәләләре дә борчый Президентны. «Республикада мәдрәсәләрнең инде 20 ел эшләп килүенә карамастан, Диния нәзарәте мәгълүматы буенча, бүген бездәге дини оешмалар белемле имамнар белән бары тик 15-20 процентка гына тәэмин ителгән. Без ул мәдрәсәләрдә кадрларны кем өчен әзерлибез соң?» – дип сорау куйды Илбашы. Аннары бездә укыган имамнарны үзебездә калдыру максатыннан эзлекле, нәтиҗәле эш алып барырга кирәклегенә басым ясады.

Бу эштә дин әһелләренә хакимият башлыклары хөкүмәт органнары белән бергәләп ярдәм итәргә тиешләр, дип белдерде М.Шәймиев. «Вакыф» фонды тирәсендәге хәлне дә төзәтергә кирәк дип уйлыйм. Хәзерге вакытта аны гамәлгә куючыларның барысы да шәхси затлар. Ә бит болай булмаска тиеш.

Фонд Диния нәзарәте күзәт­че­ле­ген­дә һәм бөтен мөселман өм­мә­те­нә эшләргә тиеш. Берөзлексез аң­ла­ту эшләре алып барырга, мө­сел­ман­нар­ның ышанычын казанырга, ига­нә җыярга, инвестицияләр кертергә һәм иң мөһиме – җыелган акчаны ничек һәм нәрсәгә тотылганын ачыктан-ачык күрсәтеп барырга кирәк. Һәрбер мө­сел­ман бу турыда төгәл мәгълүмат алырга тиеш», – дип дәвам итте докладчы.

«Кызганычка каршы, күрсәтелгән ярдәм һәр­вакыт­та да уңай нәтиҗәләргә китерми шул. Мәсәлән, Казанда Татарстан Диния нәзарәтенә бушлай файдалану өчен бирелгән җирләрнең хәтта өч­тән бере дә гамәлдә түгел. Казан шә­һәр хакимияте тарафыннан 42 бина тапшырылган, шуның 19ы бөтенләй фай­даланылмый. Бер генә мисал ките­рәм. 2006 ел башында Диния нә­за­рә­тенә балалар йорты оештыру өчен тарихи йорт бинасы бирелгән иде. Аның буенча да әле эшләр башкарылмаган». Президентның бу сүзләрендә дә уйланырлык нәрсә бар. Аннары М. Шәймиев Болгар тирәсендәге ыгы-зыгыларга, кайбер йолаларыбызга үзе­нең мөнәсәбәтен белдерде. «Татарларда кеше вафат булгач, аның өчесен, җи­де­сен, кырыгын үткәрәләр. Монда гаеп итәрлек ни бар? Бу йола исламга һич каршы килми... Берәүләр Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин бе­лән инде 20 ел Болгарга баруны оештыра. Ә башка берәүләр исә бу га­мәл­нең дөресме-түгелме икәнен тикшереп, моңа каршы дәлилләр эзли. Бу мәсьәләдә бездә төгәл, бердәм позиция булырга тиеш. Болгар – безнең өчен рухи чишмә ул... Болгар – безнең өчен дәүләтчелегебез башлангычы, ә инде тирәнрәк мәгънәдә – хәзерге заман татар цивилизациясе туган урын. Мил­ләт­тәшләр Болгарга килеп, үз тарихларын өйрәнәләр, заманында иң камил цивилизация тудырган ата-баба­ла­ры­бызга хөрмәт күрсәтәләр, ка­бер­лә­ренә зиярәт кылалар. Моның нәр­сә­се дөрес булмаска тиеш? Үз тари­хы­ңа һәм ата-бабаларыңа ихтирам күр­сә­тү игелекле гамәл түгелмени?» – дип Президентыбыз бу мәсьәләгә дә нокта куйды. Һәм ул быел бик яхшылап әзер­лә­неп, Үзәк Диния нәзарәте белән бер­гә­ләп, ислам дине кабул ителүнең чираттагы бәйрәмен зурлап, югары дә­рә­җә­дә үткәрергә ниятләүләрен әйтте.

Татарстан мөфтие Госман хәз­рәт Исхакыйның чыгышы да мәгъ­лү­мат­лар­га бай итеп, җитди рәвештә әзерләнгән, үзләренең эшчәнлегенә тәнкыйди караш белән сугарылган иде. Доклад соң­гы 4 елны гына түгел, ике дистә елны эченә алган. Анда Татарстанда мил­лә­тара һәм динара татулыкны ныгыту өчен күп көч куелуы, бу изге гамәлгә Президент Минтимер Шәймиевнең акыллы киңәшләре, игелекле эшләре яр­­дә­­мен­­дә ирешелүе әйтелә. «Казанны хәт­та Россиянең «Мөселман мәркәзе» дип тә атый башладылар... Әлбәттә, моның өчен җирлек бар. Соңгы елларда Татарстанда мөселман темасы буенча күп кенә чаралар уздырылды. Мәсәлән, «Алтын Мөнбәр» халыкара мөселман киносы фестивале, Ислам бизнесы һәм финансы халыкара саммиты... һәм башкалар. Әлбәттә, әлеге истәлекле вакыйгаларның әһәмияте искиткеч зур. Шулай да, тел очына бер сорау килә. Казан шәһәренә мөселман үзәге дигән статусны беркетү өчен шушылар гына җи­тә микән? Юктыр, мөгаен», – диде Госман хәзрәт. Аннары мөфти: «Үзе­без­нең махсус мөселман телевидениесен һәм радиосын булдырырга кирәк», – ди­гән тәкъдимен кертте, моны РФ Президенты Д. Медведевның да хуплавын әйтеп узды.

Россиядәге өч мөселман үзәген бер­ләш­те­рүгә дә үзенең фикерен белдерде Госман хәзрәт. «Әлеге берләшү идеясе никадәр гади булып тоелса, аны тормышка ашыру шулкадәр катлаулы. Шигебез юк, Россия мөселманнарына бер­лә­шергә кирәк... Минем фикеремчә, өч зур мөселман оешмасын берләштерү циви­лизацияле төстә башкарылырга тиеш», – диде ул һәм бу хактагы ка­рар­ның бергәләп киңәшкәннән соң кабул ителергә тиешлегенә басым ясады. Мөфтиенең чыгышында татар те­ле­­нең бетә баруына борчылу да, аны сакларга, камилләштерергә кирәк булуы, халкыбызның рухи кыйм­мәт­лә­рен кайтаруга багышланган такъ­дим­нә­ре дә, 2013 елгы Универсиадага мө­сел­ман­нарның үз өлешен кертә алуы да, Иске Татар бистәсенең язмышы да, безгә үзебезнең хәнәфи мәз­һә­бен­нән чит­кә тайпылырга ярамавы да, яшь буынны дини рухта тәрбия кылу мәсь­әлә­ләре дә һәм, әлбәттә, дини белем би­рү, зыялы мөселманнарны бар­лыкка ките­рү дә чагылыш тапкан иде.

Аннары корылтай уңаеннан котлау өчен сүз Мәскәүдән килгән кунакка – Россия Президенты админи­страция­сенең баш киңәшчесе Алексей Гришинга бирелде. Ул Татарстан мө­сел­ман­нарының шактый катлаулы мәсь­­әлә­ләрне уңышлы хәл итү­лә­рен бә­ян кылды. Алексей Алексеевич Россия мөселманнарының берләшү темасына да кагылып узды һәм бу чараны ил җитәкчелегенең хуплавын белдерде.

Россия Мөфтиләр Шурасының рәи­се мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин үзе­нең ачык, аңлаешле, көчле тавышы бе­лән залда утыручыларны әсир итте. Ул Казанда Россия Ислам университетын оештырган вакытта Татарстан Президенты Минтимир Шәймиев белән ки­ңәш­ләшеп эшләвен, Илбашына моның өчен рәх­мәтле булуын әйт­те. Аннары Равил хәзрәт Татарстан Президентына: «Россиядә мөсел­ман­нар­­ның телеканалын булдыруда да үз өле­ше­­гезне керт­сәгез иде. Соңрак, бер­ничә еллар узгач, без аның нә­ти­җәләрен күреп, тагын да сезгә олуг рәх­мәтләребезне җит­ке­рер идек», – дип мө­рә­җәгать итте. Равил хәзрәт Татарстан мөфтиенең доклады тулы, кызыксындыргыч һәм мәгъ­лү­матлы дип билгелеп узды. Равил хәзрәт мөселман үзәк­ләренең бер­лә­шү мәсьәләсенә дә үзенең фикерен әйт­те. «Безнең барыбызның да бүген мөс­тә­кыйль дини идарәләребез бар. Без киләчәктә дә шулай таркау килеш эшебезне дәвам итә алачакбыз. Бүген Рос­сия­дәге һәм чит илләрдәге рус чир­кәү­ләре әһелләре берләшә, Әгәр Аллаһы Раббыбызның безне бер­­ләш­терергә те­лә­ге бар икән, ул, һич­шик­сез, булачак. Лә­кин аны ясалма рә­­веш­­тә булдырып булмый. Координацион, факультатив үзәк­ләр – алар без­нең үткәнебез. Әгәр без бу этапта инде бер нәрсә дә эшли алмыйбыз дип әйтәбез икән, әйдәгез, яңа­дан 20 ел көтик. Бәлки аннары картлар киткәч, яшь­ләр килер. Бездән соң бәл­ки алар бер­ләшерләр. Ләкин Аллаһ хозурына кайткач, бердәмлегегезгә кем­нәр каршы чыкты дигән сорауга алар үзләре җавап бирер», – диде Равил хәзрәт ачынып.

Равил хәзрәттән соң корылтай делегатларын, кунакларны Үзәк мөсел­ман­нары Диния нәзарәте рәисе Тәлгат хәз­рәт Таҗетдин котлады. «12 ел азмы, күп­ме дигәндә, Пәйгамбәребез балаларны 7 яшендә намазга өйрәтергә кушты, ә инде 10 яшендә мәҗбүр итеп укытыгыз, диде. Шуннан чыгып әйтә алабыз, Аллага шөкер, Татарстан мө­сел­маннары аякка басты, ныгыды. Ки­лә­чәк­тә сезгә тагын да җитдирәк, тагын да тырышыбрак хезмәт кылырга Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә насыйп әйләсен», – диде Тәлгат хәзрәт. Ә инде өч мөселман үзә­ген бер­ләштерү мәсьәләсе хакында Тәл­гат хәзрәт: «Бер өстәлгә утырыйк та киңә­шик. Исемен дә бергәләп хәл итәр­без. Берләшсәк, һичшиксез, Раббыбыз эше­безгә көч-куәт бирәчәк», – дип үз фикерен белдерде.

Корылтайда Төньяк Кавказ мө­сел­маннары координацион үзә­ге рәисе Исмә­гыйль Бәрдыев тә бер­лә­шү­гә каршы түгеллеген бәян кылды. Аннары ул Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә Төньяк Кавказ мө­сел­ман­на­рының иң зур бүләген – «Өммәт алдындагы хезмәтләре өчен» дигән беренче дәрәҗә орденын тапшырды. Исмә­гыйль хәзрәтнең Татарстан мөф­тие­нә дә бүләге бар икән. Ул Госман хәз­рәт Исхакыйга шул ук орденның икен­че дәрәҗәлесен тапшырганда Бохарада уку чорында Госман хәзрәтнең шә­кер­те булуын да әйтеп узды.

Госман хәзрәт Исхакый исә үз чира­тында Татарстан Президентына Диния нәзарәтенең «Мәрхәмәт» орденын тапшырды. Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында: «Бүген минем адреска күп ке­нә рәхмәт сүзләре яңгырады, бү­ләк­­­ләр тапшырылды. Мин моны чын кү­ңел­дән кабул итәм һәм сезгә рәх­мәт­лә­рем­не белдерәм. Үзегезгә дә исән­лек-саулык телим, халкыбызга тагын да тырышыбрак хезмәт итәргә язсын», – диде.

Корылтай делегатлары дүртенче тап­кыр инде Татарстан мөфтие Госман хәз­рәт Исхакыйга ышыныч бел­дер­де­ләр һәм аны тагын 4 елга бертавыштан мөф­ти итеп сайладылар. Делегатларга рәх­мәт­ләрен белдергәннән соң, мөф­ти Баш казый вазифасына – Җәлил хәз­рәт Фазлыевны, беренче урынбасарга «Болгар» мә­четенең имам хати­бы, нә­за­рәт­нең дәгъ­ват бү­ле­ге җи­тәк­чесе Илдус хәз­рәт Фәизне тәкъ­дим итте. Делегат­лар аларга да берт­авыштан ышаныч бел­дер­деләр. Мөф­ти хәз­рәт­лә­ре үзе­нең йомгаклау сү­зен­дә: «Президентыбыз барыбызны да борчый торган мәсь­әлә­ләрне ачып салды. Хаталану адәм баласына хас күренеш. Без Сез­нең киңәшләрне, тәкъ­дим­нәрне кабул итәбез. Әгәр сәяси хаталар җи­бәр­гән булсак, зинһар, гафу итү­егез­не үте­нәм. Без гамәл­ләребезне динебез һәм өм­мә­те­безне алга җибәрү өчен дип кылдык», – диде. Ә Баш казый Җәлил хәз­рәт: «Күңелдә – Аллаһ, максат – өм­мәт­кә хез­мәт булырга тиеш», – дип нә­ти­җә ясады.

Минем фикеремчә, дүртенче корылтай Татарстан мөфтиен сайлаудан бигрәк, өч дини үзәкне берләштерүдә бер адым алга китү булды. Мө­сел­ман­нар тарихына да ул шулай булып кереп калыр, мөгаен.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе