Коръән укучылар ярышы

3 майда Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында яттан Коръән укучыларның икенче Бөтенроссия бәйгесе үтте. Аның ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт

БӘЙЛЕ
2010 Май 03

3 майда Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында яттан Коръән укучыларның икенче Бөтенроссия бәйгесе үтте. Аның ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, аның беренче урынбасары Илдус хәзрәт Фәиз, Голәмәләр Шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батров, мәгълүм мәгърифәтче Рәшидә абыстай Исхакый, Татарстан мөселман хатын–кызларының «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина катнашты.

Жюри Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 95 кыздан финалга 26сын гына уздырды. Иң яшь бәйгечегә – Мордовиядән соңгы җүзне ятлап килгән Гайшә Бәдретдиновага нибары 6 яшь иде.

Хөкем коллегиясендә эшләүчеләр арасында Бөтендөнья ислам лигасының Коръәнхафизлар әзерләү оешмасы мәгариф бүлеге җитәкчесе Мөхәммәд Сөмбел һәм шул ук оешманың Урта Азиядәге вәкиле Муса Мирза да бар иде.

Конкурс 4 номинациядә: Коръәннең соңгы бер, ике, өч һәм биш җүзләрен яттан сөйләүдә үтте.

Бәйгечеләрнең белемнәрен Кувәйттагы ислам фәннәре оешмасының директорлар Советы рәисе Шәех Хәммәд Синан җитәкчелегендәге абруйлы төркем бәяләде.

Менә алар – бәхетле җиңүчеләр

Коръәннең соңгы җүзе номинациясе:

1 урын: Мәдинә Шәрәфетдинова (Казан, 27 яшь, «Мөхәммәдия»);

2 урын: Мәрьям Миндиярова (Казан, «Госмания» мәктәбе, 8 сыйныф, 14 яшь);

3 урын: Мәдинә Миндиярова (Казан, «Госмания» мәктәбе,7 сыйныф, 13 яшь; Һавва Әбүзәрова (Пенза өлкәсе); Гайшә Бәдретдинова (Мордовия, 6 яшь).

Коръәннең соңгы ике җүзе номинациясе:

1 урын: Хәдичә Мөфлехунова (Әлмәт, 8 сыйныф, 13 яшь); Зәйнәп Яруллина (Теләче районы,14 яшь);

2 урын: Фәридә Гамирова (Аксубай, 17 яшь); Юлия Нәҗимова (Әлмәт, 22 яшь);

3 урын: Рухшона Асоева (Казан, «Мөхәммәдия», 19 яшь).

Коръәннең соңгы өч җүзе номинациясе:

1 урын: Нәргизә Кариева (Казан, РИУ, 29 яшь); Нурия Бибарсова (Пенза,14 яшь);

2 урын: Галия Бикмаева (Пенза, 24 яшь);

3 урын: Фатыйма Шәйдуллина (Казан, РИУ, 18 яшь).

Коръәннең соңгы биш җүзе номинациясе:

1 урын: Рамилә Каюмова, (Казан, РИУ, 26 яшь);

2 урын: Илсөяр Гафиятуллина (Чаллы, Р. Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе, 20 яшь);

3 урын: Галия Мөхәррәмова (Ютазы районы, «Фәнис» мәдрәсәсе, 25 яшь).

Җиңүчеләргә акчалата призлар, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе