Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме уңаеннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус Фәизовка, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе — Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти-шәех Равил Гайнетдинга һәм Баш мөфти — Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга котлау телеграммалары юллады.
«Сезнең барлык изге башлангычларыгызны эчкерсез ышаныч, бөек әхлакый идеалларга омтылыш һәм Аллаһының рәхмәте озата барсын», — диелә республика башлыгының Илдус хәзрәт Фәизовка адресланган телеграммасында.
Мөфти-шәех Равил Гайнетдинга адресланган телеграммада Татарстан Президенты Россия Федерациясенең Ауропа өлеше мөселманнарына сәламәтлек, бәхет, изге эшләрендә уңышлар, барлык максатларга ирешүләрен тели һәм Россия мөселманнарының алга таба да үзләренең игелекле гамәлләре, иҗади уй-фикерләре һәм югары гуманистик идеалларга омтылышлары белән исламның куәтле рухи-әхлакый потенциалын арттырачагына, Россиянең барлык халыклары арасында конфессияара хезмәттәшлекне, дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытырга ярдәм итәчәгенә өмет белдерә.
«Ураза вакытында мөселманнар тарафыннан күрсәтелгән рухи ныклык һәм шәфкатьлелек тынычлык һәм алгарыш хакына лаеклы гамәлләр өчен нигез булып хезмәт итсен», — диелә Баш мөфти — Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдинга адресланган телеграммада. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы