Татарларда туй йолалары

Татарларда туй йолалары. Каюм Насыйри. Кыз яучылатмак Вә дәхи кеше үсеп буйга җиткәч, өйләнмәктә вә һәм кыз бирмәктә байтак гадәтләр бар.

БӘЙЛЕ
2023 Июл 03

Казанда мәчет янында эшләүче бәйрәмнәр оештыру хезмәте белән элемтәләр өчен телефон: +7 (843) 240-60-55 (Казан).

Татарларда туй йолалары. Каюм Насыйри.

Кыз яучылатмак

Вә дәхи кеше үсеп буйга җиткәч, өйләнмәктә вә һәм кыз бирмәктә байтак гадәтләр бар. Әмма монда туй хосусында вә кыз бирмәк хосусында булган сүзләр бистә халкының гадәтедер. Авыл халкының гадәте дәхи түбәнрәк язылыр. Инде кызны яучылатмак бу рәвешчә булыр: бәгъзе өйләнмәгән яшь егетләр бар, өйләнәселәре килсә, күбрәк мәсҗеткә намазга йөри башлыйлар. Мин үзем мәдрәсәдә торган чакта ничә мәртәбә сизгәнем бар иде, үземнең иптәшләрем белән сөйләшә торган идек: «Фәлән егет намазга йөри башлаган, ахры, өйләнәсе килә торгандыр»,— дип; һәм дәрвакый1, берничә көннән шул егетнең өйләнгәнен ишетә торган идек. Инде кыз-хатын арасында бертөрле карчыклар бар — яучы карчыклар; кемдә кыз бар, кемдә өйләнәсе егет бар, һәркайсының өйләренә кереп иснәнеп йөри: кемгә кыз кирәк, кемнең кыз бирәсе килә. Әгәр берәүнең өйләнергә нияте барын сизсә, кызлы кешегә барып, бик кечкенә генә сүз сала. Әгәр бирергә ниятләре барын сизсә, янә шул өйләнәсе егеткә барып җитештерә, егетнең атасына-анасына, яки гайре башка карендәшләренә, яки егетнең үзенә. Аннан соң егетнең атасы шул кызның атасына яучы җибәрә кызын [243] сорап. Әмма күбрәк кызның атасы-анасы яучыны егетнең атасына җибәрә ишарәт белән аңлатып, әгәр кызымны сорасалар, бирер идем, дип. Әмма һәрбер кеше болай түгел.

Бистә халкы арасында, егетнең тәүфыйгы вә һәм һөнәре яхшы күренсә, мондый егеткә һәркем үзенең кызын бирәсе килеп тора. Инде баягы сүзгә килсәк, хасыйле кәлям2, яучы дигәннәре ике өйнең арасында байтак көннәр йөреп ике коданы килештерәдер, мөмкин кадәр берсен-берсенә мактап. Аннан соң кызны вәгъдәләшеп, берничә микъдар мәһәр салып, кызны килешкәч, колак сөенчесе бирәләр, вә һәм туй шартларын шунда сөйләшәләр, ягъни мәһәр күпме, бирнә күпме, егет ягыннан кызга ниләр биреләсе, кыз ягыннан егеткә ниләр биреләсе, вә һәм егет ягындагы кардәшләргә, кем-кемгә бирнә буласы, һәммәсен шунда тәгаен кыйлалар.

Аннан соң бер кечкенә генә мәҗлес ясап вә һәм имамны чакырып иҗабы кабул3 итәләр. Әмма бу никях мәҗлесе түгел, моны иҗаб кабул мәҗлесе дип әйтәләр, никях мәҗлесеннән элгәре була. Бу иҗаб кабул мәҗлесеннән соң туй мәҗлесенә чаклы туйга хәзерләнеп берничә көн уза. Туйның кирәген-ярагын хәзерләп булгач, туй буласы көннең алдыннан бер көн мөкаддәм өндәү чыгаралар яки записка тараталар. Ул записканы баскан була яки язалар бәгъзе кешеләр үзләре. Ул записканың мәзмуны шул, мәсәлән: «Фәлән-фәлән углы үтенә фәләненче числода, фәләненче сәгатьтә никях мәҗлесенә рәхим итәсез...» Югарыда әйттек иҗаб кабул, дип; аның мәгънәсе шул: мәсәлән, имам сорый кызның атасыннан: «Син, фәлән, үзеңнең кызыңны фәлән-фәлән углына хатынлыкка бирдеңме?» Ул әйтә: «Бирдем». Дәхи егетнең атасына әйтә имам: «Син, фәлән, үзеңнең углыңа фәләннең кызын алдыңмы?» Ул әйтә: «Алдым». Аннан соң — фатыйха. Монвщ тәфсиле никях мәҗлесен бәян кыйлганда килер.

Аннан соң, бу иҗаб кабул мәҗлесе үткәч, берничә көннән туй мәҗлесе буладыр. Туй булмастан борын егет өендә бер мәҗлес буладыр, хатыннар мәҗлесе. Ул мәҗлескә хатыннар җыелалар, кызга биреләсе бүләкләрне карыйлар. Бик зур зыяфәт була. Һәрбер хатын үзенең хәленә күрә ул мәҗлескә бер зат яки акча алып киләдер; кызга биреләсе күлмәкне котлап салалар ситсадан, ефәк затыннан, акчадан. Бу мәҗлестә җыелган нәрсәләр һәммәсе кызга китә. Аннан соң, бу мәҗлесләр узгач, туй мәҗлесе буладыр. [244]

1 Дәрвакый — чынлап та, дөрестән дә.

2 Хасыйле кәлям — сүзнең кыскасы, нәтиҗәсе, кыска итеп әйткәндә.

3 Иҗабы кабул — өйләнүчеләрнең үзара ризалыклары.

Туй мәҗлесе

Инде бу никях мәҗлесе буласы көн кыз өендә бик зур мәҗлес була, ягъни зур никях мәҗлесе кыз атасының өендә була. Никяхны һәм кыз өендә укыйлар. Бу туй буласы көн егет өендә һәм мәҗлес була. Никях буласы көн туй алдыннан бераз элгәре егет өеннән кыз өенә берничә төрле нәрсәләр җибәрелә. Егет өендә һәм кечерәк хатыннар мәҗлесе була. Кызга нәрсә җибәргән төштә хатыннар булырга тиеш. Бу көнне кызга җибәрәләр бүләк һәм мәһәргә хисап бер яхшы сандык, яхшы зур көзге, яхшы штуф яки хәтфә, берничә күлмәклек ефәк материя, берничә күлмәклек ситса, шәл, яхшы калпак, читек, башмак вә һәм разный фрукта вә һәм бүләкләр өчен йөзекләр, пәкеләр, вак көзгеләр вә һәм иннек-кершән, вә һәм мәһәргә тәгаен кыйлынган акчаны шул сандыкка салып бикләп җибәрәләр. Вә дәхи җибәрәләр берничә первый сорт күмәч, ярты пот бал, ярты пот май, һәм артыграк һәм кимерәк, һәркемнең хәленә күрә һәм мәҗлесенә күрә.

Инде егет өендә туйга барырга дип дәхи берничә кешеләр җыела. Мәҗлес була. Егет ягыннан кода булып баралар кыз өенә; һәм бу туйга барасы кодаларга егет өендә берәр төрле аш була. Ул менә бу рәвешчә була: кыз өенә туйга барасылар әүвәле егет өенә җыела, байтак була, мәҗлесенә күрә. Кыз өендә һәм егет өендә халык җыелып җиткәч, егет өеннән барасы кодаларны алмага кыз ягыннан атлар килә. Кодаларны алмага килгәч, берничә төрле ашны тәнавел кыйлып1 дога кыйлып, китәләр шул атларга утырып кыз өенә. Кайсы кеше һәм үз аты белән бара. Кыз өенә никях мәҗлесенә баралар. Кыз өенә барган кодалар, кечерәк кенә туй булса да, ун-унбиш ат була.

Моннан барган кодаларны кыз өенә кабул итәләр: «Хуш киләсез, кодалар!» — дип каршы чыгып торалар. Хәзерләнгән урыннарның яхшырагына егет ягыннан килгән кодаларны утырталар. Халык җыелып тәмам урнашып беткәч, бер догаи фатыйха кыйлалар. Урта гына хәлле кешеләрнең туйларында ун табын, унбиш табын кеше була. Муллаларны вә голяма җәмәгатен үз алдына бер табын итеп утырталар. Әмма кияүнең атасы яки вәлие2 шул муллалар табынында була. Кияүнең атасын һәм кызның атасын төп кода дип әйтәләр. Шул ике кода муллалар табынында була. Моннан соң мулла кызның атасын яки вәлиен чакырып сорый: аның кызы ничә яшьтә, ни исемле, мәһәр күпме, кызы ризамы, һәм шәригатьчә шулай кирәк. [245] Мулла шәригатьчә бу хосуста кызның атасын яки вәлиен җибәрә кыз катына, ике кеше гуаһ1 кушып, кыздан ризалык сорарга. Шул ике гуаһ белән кызның атасы сорый кызыннан, әйтә кызына: «Кызым, сине фәлән кешегә бирәм, син ризадыр?» Кызы җавап бирә: «Риза». Ул ике гуаһ ишетеп тора (шәригатьчә шулай тиеш һәм шулай итәләр). Әмма мәһәрнең билгеле хисабы юк, һәркемнең хәле кадәренчә. Мәһәр салынадыр йөз тәңкә, ике йөз тәңкә, өч йөз тәңкә һәм моннан артык та була, хәтта биш меңгә чаклы, һәркемнең хәленә күрә. Мулла, бу эшләрне сорашып бетергәч, никях укый, кычкырып, гарәпчә гыйбадәт белән. Бу никях хөтбәсе төрлечә була. Бу никях мәҗлесендә кияү буласы кеше булмый. Әгәр карт кеше булса, никях мәҗлесенә үзе бара, гаеп итмиләр. Яшь кияүләргә ул мәҗлескә бармак килешми гадәттә, әмма шәригатьтә дөрес, теләсә үзе бара, теләсә берәүне вәкил итеп җибәрә. Хәтта бәгъзе яшь кияүләр була — туй мәҗлесенә килү түгел, мәҗлескә җыелган кодаларга вә халык күзенә күренми. Мулла никяхны тәмам кыйлгач әйтә ата булып утырган кешегә, ягъни кызның атасына, кызның вәлиенә: «Сез кем, фәлән, үзеңнең солбия2 кызың тарафыннан вәли (вәкил) булып үзеңнең солбия кызыңны йөз тәңкә мәһәр тәкабеленә3 фәлән углы фәләнгә хатынлыкка вә һәм хәлял җефетлеккә кабул итеп гадел гуаһлар алдында бирдеңме?» — «Бирдем». Янә мулла кияү тарафыннан ата булып утырган кешегә әйтә: «Сез кем, фәлән, үзеңнең углың тарафыннан вәли булып фәлән кызы фәләнне хатынлыкка вә һәм хәлял җефетлеккә кабул итеп, йөз тәңкә мәһәр тәкабеленә гадел гуаһлар алдында алдыңмы?» — «Алдым». Аннан соң барча халык «амин» дип кул күтәреп дога кыйла.

Кияү ягыннан ата булып утырган кешегә бу мәҗлестә бер мендәр бирәләр штуфтан, яки бер гайре төрле кыйбатлы материядән, яки яхшы ситсадан, мамыктан. Әмма бу никях мәҗлесендә ата булып утырырга кызның һәм кияүнең атасы булырга тиеш, әгәр исән булсалар. Инде әгәр аталары булмаса, ага-энесе ата булып утыра, хәтта кияү буласы егет үзенең атасы яки ага-энесе булмаса, вәкиллекне кемгә тапшырса да ярый; хәтта атасы сәламәт булса да, ят кешегә вәкиллек бирсә дә ярый. Әмма кыз бу никях мәҗлесенә килмәк юктыр һич — хәтта бу заман гадәтендә гаеп эштер. Бу туй мәҗлесендә туй ашы ун-унбиш төрле аш була. Әүвәле бал-май китерәләр, аннан соң гадәти ашларны берсе артыннан берсен китерә башлыйлар: пылау, гөбәдия, бәлеш, бөккән яки пилмән, үрдәк бөккәне (әмма [246] туй мәҗлесендә бөккән төбен кисмәк юк, хәтта гаеп итәләр), җәй көне булса, балык жаркое, күркә ите яки каз ите, паштет, алма бәлеше, кесәл вә һәртөрле җиләк-җимеш. Бу ашны тәмам халык алдына китереп бетергәч, бер подноска зур стакан белән куеп ширбәт китерәләр. Мәҗлестәге кешеләр ул ширбәттән бераз тәнавел кыйлып, һәркем хәле кадәренчә бераз котлап, подноска акча салып җибәрә. Әмма муллалар вә голяма җәмәгате акча салмак юк. Бу мәҗлестә муллаларга, голяма җәмәгатенә, фәкыйрь-фөкарәгә һәр ике яктан акча өләшәләр. Аннан соң бу туй мәҗлесе тәмам булып, килгән кешеләр, Алла риза булсын, дип китә, мондагылар, хуш, дип озатып калалар. Бу шулай тәмам була. Әмма байларда бу туй өч көнгә чаклы була. Икенче, өченче көндә сыйга дип чакыралар. Бу соңгы ике көндә зыяфәт артыграк була. Мөмкин кадәре тәкәллеф белән зыяфәт хәзерлиләр, аслан бәян итмәк мөмкин түгел, вә һәм була чәй. Бу соңгы ике көндә ул мәҗлестә төп кода һәм бик хас кешеләр, якын карендәшләр була. Инде бу заманда бар бәгъзе кешеләр туй өчен эчемлектән, сырадан алып куя. Охотасы бар кешегә бер кечкенә бүлмәдә буфет була. Әмма мәҗлескә эчемлек китермәк юктыр, хәтта гаептер.

1 Тәнавел кыйлып — авыз итеп, татып карау.

2 Вәлие — вәкиле.

1 ГуаҺ — танык, шаҺит.

2 Солбия — үз кызы, үги түгел.

3 Тәкабеленә — башма-баш бәрабәренә.

Бүләк багу

Бу туйдан соң һәм туй мәҗлесләре тәмам булгач, кияү кыз катына бармас борын, кыз өендә дәхи хатыннар мәҗлесе була. Моны бүләк багу мәҗлесе диләр. Һәм бу мәҗлескә өндәгәндә, хатыннарны шулай дип чакыралар, бүләк багарга дип; вә һәм анда бик зур зыяфәт була. Бу мәҗлескә җыелып хатыннар кызга кияү ягыннан килгән нәрсәләрне карыйлар. Һәрбер хатыннар, хәлләренә күрә, котлап бер нәрсә салалар, бүләк: күлмәклек ситса, материя, әдрәс вә һәм акча вә гайре заттан. Бу мәҗлесләр барчасы тәмам булгач, кияү кыз куенына керә. Бу бүләк багу мәҗлесендә җыелган акча, зат кызга була.

Кыз куенына кермәк

Бу мәҗлесләр барчасы тәмам булганнан соң, кияү кыз куенына керәдер. Кыз куенына керә дигән сүзнең мәгънәсе шул: мөселман татарларының гадәтенчә, кияү булган кеше кыз катына бара, кызның өенә. Никях булгач, кызны егет үзенең өенә алып килә торган гадәт юк. Кияү әүвәлге мәртәбә күрүендә кызны, кыз белән күрешәләр кызның атасы өендә. Хәтта ничә заман егет кыз катына барып-килеп, кунак булып йөри. Моннан соң кыз катына барасы булгач, бер кичне тәгаен кыйлып, [247] кияү хәзерләнә башлый кыз куенына керергә. Егет үзенең яхшы киемнәрен киеп яки бөтенләй баштанаяк яңа кием тектереп кия. Такыя, казаки, чикмән, тун, читек, кәвеш — бары да яңа, бүрек яңа. Әмма гадәттә кияүләр кыз катына баралар әүвәле мәртәбә кече җомга кич яки дүшәмбе кич.

Кичләрдән бер кичне билгеләп, фәлән кич кияү рәхим итсен, дип, кыз тарафыннан егеткә өндәүче килә. Егет кыз катына киткән җиргә егетнең дус-ише, агай-энесе җыелалар, кияүне кыз куенына озатып җибәрергә. Кияүне яхшылап киендереп, озатып җибәрәләр. Ләкин кияү үзенең өеннән үзенең аты белән бармый. Кыз ягыннан килеп алалар кияүне бик зур тәкәллефләр белән, пар ат белән, һәйбәт экипажлар белән, ике ягында ике фонарь. Гадәтенчә, кыз куенына кич баралар, караңгы төшкәч, һәм кыз ягыннан яучы хатын килә кияүне алмага. Аннан соң кияү яучы хатын белән кыз катына бара. Күп кешеләрдә шулай була. Егет үз алдына арбага утырып бара, яучы хатын янә үз алдына утырып бара. Егет белән яучы хатын кыз өенә барып җиткәч, яучы хатын егетне кыз тора торган һәм кияү кертмәк өчен хәзерләнгән бүлмәгә алып керә.

Кияү кертмәк

Инде бу кыз тарафында бик нәфис итеп кияүне кунак итәр өчен бер булмәне хәзерлиләр. Ул бүлмәгә кияү урыны ясыйлар: карават, ул караватка ике кат түшәк җәяләр, мамык түшәк була, ефәк юрган вә һәм ефәк материядән яки нәфис ситсадан ул караватка чаршау. Ул кияү керәсе кичне ул бүлмәне бик нәфис итеп җыялар, һәрбер өстәлгә көмеш шәмдәлләр белән икешәр шәм яндырып куялар, өйне җыен һәйбәт нәфис хуш ис белән исләндерәләр. Шулкадәр өйне нәфис итеп җыялар, кисәктен барып керсәң, оҗмах микән, диерсең. Аннан соң, шулай хәзерләнеп беткәч, егеткә өндәү җибәрәләр: бу кичкә кияү рәхим итсен кыз катына, дип, вә һәм шул кияү керәсе кичне кызны һәм бик нәфис киемнәр киендереп, хуш исләндереп, шул караватка җәйгән түшәк янына утыртып куялар; һаман кияүне көтеп тора. Ул кызның өстенә кигән киемнәре баягы киемнәр фасылында язылган гадәти киемнәрдер, һәркемнең кыз-хатын киеме хәленә күрә була.

Аннан соң, кич булгач, кияүне алмага җибәрәләр, баягы әйткән кебек, яучы хатын белән. Шул кияү өчен хәзерләнгән кыз бүлмәсенең ишеге төбендә бер-ике бала тора. Бу балалар монда тормакны ишек бавы басмак дип әйтәләр. Әмма кияү булып килгән егет ул балаларга акча бирә, хәленә күрә. Ул кияү яучы хатын белән анда керә. Егет анда кергәч, өстен-башын чишенә [248] дә кыз белән күрешә яки кияүне кыз чишендерә, күрешкәннән соң. Кияү белән кыз күрешә дә, кызның кулына акча сала, хәле һәм дәүләте кадәренчә; моны күренеш диерләр. Ул бирелгән акчаны яки затны күренеш акчасы диерләр. Кияү белән кызны күрештергәч, яучы хатын аннан чыгып китә.

Аннан соң кияү белән кызга аш китерәләр. Кияү белән кыз әүвәле бергә утырып ашыйлар. Анда икесеннән башка кеше булмый. Иң әүвәле бал-май китерәләр, кияү белән кыз шул бал-майдан тәнавел кыйлалар. Аннан соң кияү бал-май табагына акча салып җибәрә; моны бал-май акчасы диерләр. Аннан соң ашны ашап, чәй эчеп булгач, кияү белән кыз, бераз утыралармы-юкмы, ятырга хәзерләнәләр. Кыз кияүне әүвәле чишендереп бетергәч, аннан үзе чишенә башлый. Тәмам чишенеп беткәч, караватка менеп яталар, йоклыйлар...

Аннан соң иртә белән кияү өчен мунча ягалар. Кияү, дәхи иртә белән урыныннан торып, кыз белән мунчага китә. Мунчага киткәндә түшәккә янә акча салып китә; моны түшәк акчасы дип әйтәләр. Ул акча түшәкне җәючеләргә була. Янә кияү белән кыз мунчага киткәч, кыз бүлмәсен җыештырып, түшәкне төзәтеп, яңадан җәеп куялар. Янә кияү мунчадан чыкканда мунчага акча калдырып чыга; моны мунча акчасы дип әйтәләр. Бу акча мунча ягучыга була. Кияү, шул рәвешчә, кыз катына әүвәле мәртәбә кергәндә дүрт кич куна тоташ. Аннан соң, дүрт кич кунып бишенче кичтә үзенең өенә атасы-анасы янына кайтып күрешеп, янә кыз катына китә.

Кайчан кияү кыз катында дүрт кич йоклап атасына-анасына күрешергә кайтканда, кыз катыннан алып кайта әүвәле үзенә бүләк: яхшы такыя, сәгать, яхшы чикмән, күлмәк-ыштан, аякчулар яхшы бүздән чигеп ясаган. Бу нәрсәләрне тәмам баштан-аяк киенеп кайта. Вә дәхи кияүнең ата-анасына һәм агай-энесенә, кардәшләренә бирнә; бу бирнә дигәннәре кыз ягыннан бирелә торган бүләктер. Ул кыз ягыннан бирелә торган нәрсәләр барчасы күлмәк була: хатын-кызга булса, яхшы ситсадан яки ефәк материядән, ирләргә һәм күлмәк яхшы бүздән, ситсадан, полотнодан вә дәхи карчыграк хатыннарга өрпәк бирәләр. Вә һәм кияү кыз катыннан как-төш алып кайта, кыз ягыннан как-төш ясап җибәрәләр. Как-төш дигәннәре шулдыр: миндаль төшен шикәр белән, бал белән катырып, бер подноска ясыйлар, байтак зур була; аның өстенә төрле конфет сибәләр, аның өстенә как җәеп, бер подноска куеп җибәрәләр. Әмма кайсы уртарак хәлле кешеләр бу как-төшне ясыйлар, камырдан: бавырсак итеп ясыйлар әүвәле, аннан соң аны подноска өеп бал белән катыралар һәм баягы рәвешчә өстенә конфет сибеп, как белән ябып яки какны үзалдына бер подноска куеп җибәрәләр. [249]

Как-төш мәҗлесе

Кияү, кыз катына кереп чыккач, үзенең дус-ишен, күрше-коланын җыеп, вә мәхәллә халкын җыеп, һәм муллаларны җыеп, бер мәҗлес ясый. Ул мәҗлестә һәм күп гадәти ашлар була. Бу мәҗлесне как-төш мәҗлесе дип әйтәләр. Тәмам ашны биреп бетергәч, иң соңыннан как-төшне китерәләр бөтене белән. Ул мәҗлескә как-төшне китергәч, бер фатыйха кыйлалар. Аннан соң ул как-төшне мәхәлләнең мөәзине ватып, мәҗлестәге халыкка өләшә, тәлинкәгә салып һәркем алдына куя. Әмма гадәттә бу как-төш мәҗлесендә акча салмак юк. Ләкин бәгьзе мулла җәмәгате өйләнеп, как-төш мәҗлесе ясаса, ригая кыйлып акча салалар, һәркем хәленә күрә.

Бая һәм әйткән идек, кияү кыз катыннан бик яхшы такыя, күлмәк-ыштан, чикмән, сәгать алып кайта — кыз бүләге. Элгәре ул күлмәкнең якасын ука белән чигеп ясыйлар иде, инде бу заманда ташланган. Ул такыя һич булмаганда унбиш-егерме тәңкәлек була, сәгать егерме биш тәңкәлек, һәркемнең хәленә күрә...* (* Монда кулъязманың берничә юлы төпләгәндә киселеп төшкән.)

Килен төшермәк

Кияү, кыз катында тоташ дүрт кич йоклап чыкканнан соң, кыз катына кич-кич кенә барып йөри. Аннан соң кече атна кич барып йөри. Аннан соң атнадан атнага кала. Хәтта шулай итеп бәгъзе кияүләр дүрт-биш ел кияүләп йөриләр. Кияү кызны кайчагында үзенең өенә алып килә, янә атасының өенә илтеп куя. Ни әйтсәк тә, бу шәһәрдә кияү кадерле була. Аннан соң, байтак кияүләп йөргәч, кияү кызны үзенең өенә бөтенләй алып килә, урын-җире белән. Моны килен төшерү диләр.

Бу вакытта һәм егет өендә килен төшергән җиргә дип мәҗлес ясыйлар — хатыннар мәҗлесе. Килен төшергәндә кыз артыннан байтак нәрсәләр килә; гадәттә әүвәле кияүнең үзенең кызга биргән көзге, сандык, янә ул сандыктан башка ничә сандык кызның нәрсәләре була: мамык түшәк, мамык ястык, дүрт муен мендәре, тышлары яхшы ситсадан яки ефәк материядән. Вә дәхи яхшы ситса юрган яки ефәк юрган, вә дәхи чыбылдык, чаршау яхшы ситсадан яки ефәктән, вә дәхи кызның үзенә тиешле затлар, вә дәхи самовар, ике комган, җиз ләгән, зур ике поднос, ике дюжина чынаяк, ике дюжина бал кашыгы көмештән, ике дюжина чәнечке-пычак, ничә дюжина аш әсбабы, ике җиз поднос самовар астына, ничә дюжина салфетка, берничә эскәтер, берничә сөлге. Кыз үзенә тиешле нәрсәләрне атасының өендә бер дә калдырмай, шуның өчен әйткәннәр «киткән кыздан пумала курка» дип. [250]

Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. 4 томда. 3 том. Татар этнографиясе материаллары. Йолалар (кыскартылган килеш). Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел

0


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе