Татарча вәгазь

Вәгазьләр тормышыбызда очраган төрле хәлләрне, төшенчәләрне ачыклыйлар, начарлыктан тыеп, яхшылыкка омтылып яшәргә ярдәм итәләр.
 

БӘЙЛЕ
2023 Окт 15

Татарча вәгазьләр
Вәгазь — кешене яхшыга өндәү, яки онытканны искә төшерү дигән сүз.

Сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: «Дин — ул нәсыйхәт», — дип.

Вәгазьләр тормышыбызда очраган төрле хәлләрне, төшенчәләрне ачыклыйлар, начарлыктан тыеп, яхшылыкка омтылып яшәргә ярдәм итәләр.
 

Пәйгамбәребезгә салават әйтү хикмәтләре. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гәәләмин. Бу дөньяга да, безгә күренмәгән дөньяларга да тәрбия кылучы Раббым Аллаһы Тәгаләгә барча мактау-олылауларыбыз булсын! Әс-саләәтү үәс-сәләәмү гәлә хайри халкыйһи Мүхәммәд үә гәлә әһли бәйтиһил-кираам үә әсхәбиһил-гыйзам.

Юктан бар итеп яратылганнарның иң хәерлесе, әфәндебез Мөхәммәдкә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм, аның хөрмәтле әһле бәйтенә, барча сәхабәләренә салават-сәламнәребез барып җитсә иде! Җөмлә әһле иманга ике дөнья иминлеге, рәхмәт-бәрәкәтләр насыйп булса иде!

Раббыбыз әманәткә биргән нәрсәләрне ияләренә кайтаруны, әманәт үтәүне таләп итә, әманәткә хыянәт кылудан катгый хәлдә кисәтә. Шул әманәт дигән нәрсәләрнең берсе – дөньяларга Аллаһы Тәгаләнең Үз рәхмәтеннән күндерелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд әл-Мостафа салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм хәзрәтләренә салават әйтү булыр.

Пәйгамбәребезгә салават әйтү фазыйләтләре турында күп сөйләнә. Тик без әманәт үтәүдә күбесенчә гафил булып калабыз. Шул мәсьәләгә янә кайтып, гакыл ияләренең игътибарын җәлеп итәргә булдык. Аллаһы Тәгалә бу эштә безгә иң олы ярдәмче, иң олы киңәшче булса иде! Рувәйфәгъ ибне Сәбит әл-Әнсаридән риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм : «Кем дә кем «Әллаһүммә салли гәлә Мүхәммәдин үә әнзилһүл- мәкъгадәл-мүкаррабә гыйндәкә йәүмәл-кыйәмәһ» (мәгънәсе: Йә Аллаһым! Мөхәммәдкә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм салаватың булса иде! Һәм Син аны Кыямәт көнендә Үзеңә якынайтылган хөрмәтле дәрәҗәгә ирештерсәң иде!) дип әйтсә, аңа – минем шәфәгатем тиеш булыр», дигән.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгаләнең каршында олы дәрәҗәгә, Мәками мәхмүдкә ирешсә иде, дип без һәр азан әйтелгән саен дога кылабыз. Безнең дога кылуларыбыз, ин шә Аллаһ, бушка китмәс.

«Кыямәт көнендә миңа иң якыныгыз – үземә күпләп салават әйтүчегез булыр!» дигән Расүл Әгъзам. Хәзрәти Гали (Аллаһ аннан разый булсын) риваятенә күрә, Пәйгамбәребез ﷺ исемен ишетеп тә, аңа салават-сәлам әйтмәүче исә саранның сараны булыр, дигән мәгънәдә Расүлебезнең ﷺ сүзләрен тапшырып калдырган.

Хәзрәти Әбү Һүрайра риваятенә күрә, бу кисәтү «Хур булсын шул кеше – кем дә кем мине искә алу белән үземә салават әйтмәсә», дип яңгырый.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм исемен ялгыз «Мөхәммәд» дип кенә, ягъни «Пәйгамбәребез Мөхәммәд», «Расүлебез Мөхәммәд» дип әйтмичә сөйләшү, Расүлебезнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм абруена карата илаһи әмерне үтәмәү була.

Раббыбыз Коръәни Кәримдә Иман вә Ислам әһеленә Ул Үзе Тәбәракә вә Тәгалә хәзрәтләре һәм Аның фәрештәләре Хәбибүллаһы Мөхәммәдкә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм салават әйткәнне тантаналы хәлдә ачыклый, белгертә һәм шуннан:

«Аллаһ Үзе вә фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез», дип куша, әмер итә. «Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56

Димәк, киресенчә эшләү Пәйгамбәребез Мөхәммәднең салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм Аллаһы Тәгалә каршында булган дәрәҗәсенә әһәмият бирмәү белән бердер. Кем ул Мөхәммәд салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм? Күрше абзыймы, атаның туганымы, ишегалдын җыештырып йөрүче бер бабаймы? Әллә берәр билгесез кешеме? Юк! Барча галәмгә, кеше, җен кавеменә дөньялык мәшәкатьләреннән котылу юлын, шайтан сукмакларына басмас өчен чараларын күрсәтеп калдыручы Пәйгамбәр кеше исемедер.

Кыямәт көнендә өммәтенең халкына шәфәгать кылып, башын сәҗдәдән күтәрмичә торучы Аллаһ колы исемедер. Белмибез дисәк, дөрес булмас.

Ишетмәдек, дисәк тә, хак булмас. Бу сөйләү-язуларга, вәгазьләргә чукрак та игътибар бирәдер. Тик, күңелләрдә усаллык, явызлык хисләре булу сәбәпле, күрер күзләр күрмәсләр, ишетә торган колаклар ишетмәсләр. Күзләр күрүен күрерләр – тик күрсәләр дә, нәрсә икәнен аңламаслар. Ишетә торган колаклар ишетсәләр дә, ишеткәнгә игътибар бирмәгәч, ишетмәгән белән бер булырлар.

Газаплы, авыр, җәфа чиктерә торган нәрсә турында сүз бармый бит! Сүз ихлас күңел белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм өчен хәер-догада булу, аңа салават-сәлам әйтү турында бара. Телләр кабарамы «Әллаһүммә сал- ли гәлә Мүхәммәд» дип әйтүдән? Юк! Тик әйтә алмаслар, чөнки күңелләр кырыс булыр. «Мине искә алганда, үземә салават әйтмәс кешенең күңеле кырыстыр», ди үзе Мөхәммәд салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм. Бүгенге көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәднең салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм исеме китапларда, язмаларда язылганда бик күп очракларда янында «салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм» дип язу урынына, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ дәрәҗәсенә игътибар итмичә, «г.», «г-м», «с.г.в.с.», «с.л.г.м.» кыяфәтле кыскартмалар очрый. Кыямәт көнендә шәфәгатен өмет итеп, азаннар әйтелгән саен «үәр-зүкънә шәфәгатәһү Йәүмәл-Кыйәмәһ» («вә Кыямәт көнендә безгә аның шәфәгатен насыйп әйлә!») дигәндә, Расүлебез Мөхәммәд салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм исеме янында «салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм» җөмләсен язудан нәрсә өчен үз-үзебезне тыябыз соң? Кәгазь саклыйбызмы? Әллә буяунымы? Бәлки бу нәрсә ялкаулыктан килеп чыгадыр? «Белмәдем, белмәдек» диючеләр булса, «Киләчәктә болай эшләүдән сак булыгыз!» дип әйтәбез!

Шәех яки ишан-хәзрәт Габдуллаһ Сираҗеддин «Пәйгамбәр Мөхәммәдкә салләллаһү галәйһи вә сәлләм салават әйтү» дигән китабында салават әйтә торган вакытлардан иң хәерлеләренең егермесен санап күрсәтә. Ул 20 төрле вакытлар түбәндәгеләрдер:

Азан әйтеп бетергәч, азан догасыннан соң.
Дога кылганда салаватны доганың башында, уртасында һәм ахырында әйтү.
Мәчеткә кергәндә.
Бер мөселман икенче берәү белән очрашканда.
Берәр мәҗлескә җыелганда.
Берәр язуда Пәйгамбәребез салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм исемен язудан соң.
Һәр хәерле сүз, фикер әйткәндә.
Вәгазь сөйләгәндә, дәрес укыганда.
Көннең башында һәм ахырында.
Йокы килгән вакытта.
Төнлә йокыдан торып, төнге намазларга басканда.
Колаклар тонган вакытта.
Хәдис-шәриф онытылганда.
Салаватлар әйтүдән соң.
Коръәнне хәтем итүдән соң.
Гамь, хәсрәт вакытында.
Берәр теләк-хаҗәт булып дога кылганда.
Никах хөтбәсен укыганда.
Җомга көнендә һәм кичәсендә.
Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә.Әлбәттә, салават бу 20 вакытта гына әйтелер дә, башка чакта әйтелмәс дигән сүз түгел. Бу 20 урын салават әйтүгә бик хөрмәтле булган вакытлар гына.
Җомга хөтбәсенең икенче өлеше (хөтбә-и сәния) укылганда, имам: «Йә әййүһәл-ләзинә әмәнүү саллүү гәләйһи үә сәллимүү тәслимән» дип әмер итә. «И сез, иман китереп инанучылар! Шушы җомгада хазир булу- чылар! Мөхәммәдкә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм салават әйтегез һәм сәламнәр белән сәламләгез, аның өчен дога кылыгыз!» дигәч, әлбәттә, җомгада катнашучы бәндә күңеленнән салават әйтергә тиеш. Әгәр үзеңне иман әһеле дип исәплисең икән, Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтә! Тик бер әмерне үтәп, икенчесен онытма! Күршеңә «сөйләгәнне тыңла» дип әйтсәң дә, өеңә җомгасыз яки җомга савабына ирешмичә яки аны югалтып кайтып китүең бар. Шуңа күрә салават күңелдән әйтелергә тиеш.

Пәйгамбәребезгә салават әйтү дәрәҗәсе менә шул аятьтә күренеп тора. «Салават, салават» диябез дә, нәрсә соң ул «салават»? Әбү Галия исемле хәзрәт әйтүенчә, салават – Аллаһы Тәгаләнең Пәйгамбәре Мөхәммәдне ﷺ, Ходайның хәбибен мактауны аңлатыр. Фәрештәләрнең Мөхәммәдкә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм салаватлары – аларның истигъфарларыдыр. Кешеләрнең салаваты исә – хәер-дога әйтү, игелек теләүдер. Аллаһы Тәгалә Үзенең хәбибен яраткач, якын күргәч, аңа салават әйтү Аллаһы Тәгаладән үзеңә хәер-дога алу белән бер. Хәзрәте Габдуллаһ ибне Гамер әйтүенчә, кем булса да Пәйгамбәребезгә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм бер салават әйтсә, әйтүче Аллаһы Тәгаләдән һәм Аның фәрештәләреннән 70 салаватка ирешер. Пәйгамбәребез салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм үзе дә: «Кем булса да миңа бер салават әйтсә, Аллаһы Тәгалә аңа ун салават булдырыр, кем исә 10 салават әйтсә – Аллаһы Тәгаладән 100 гә ирешер. Кем миңа 100 салават әйтсә – Аллаһы Тәгалә аңа икейөзлелектән котылуны һәм уттан котылуны насыйп итәр һәм Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аны шәһитләр белән бергә булдырыр», дигән. Хәтта Пәйгамбәребез s кабере янында, күп риваятьләргә күрә, Аллаһы Тәгалә тарафыннан вәкил итеп куелган фәрештә торадыр. Ул фәрештә, Пәйгамбәребез s әйтүенчә, аның исемен искә алганнар белән салават әйткәннәрнең авазларын ишетеп торыр. Салават әйтелү белән, ул фәрештә Мөхәммәдкә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм: «Сиңа фәлән углы яки кызы фәлән салават әйтте», дип җиткерер. Шундый әҗерле, бәрәкәтле, саваплы, хөрмәтле салават дигән нәрсә ничек яңгырарга тиеш соң? Заманында Пәйгамбәребез салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм бу сорауны якын сәхабәләреннән дә ишеткән була.

Фазыйләтле салаватның берсе – «Әллаһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәлә әәли Мүхәммәдин үә сәллим» дию. Тик әйтүче кеше бу салаватларны әйткәндә, «салли» сүзендә басымны «а» авазына куя күрсен, алай-болай «салли» дигәндә басымны «и» авазына куйса, бик олы көферлек кылуы бар!

Озын сүзнең кыскасы, Пәйгамбәребезгә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм салават әйтергә кушып, Аллаһы Тәгалә безгә җиңеллек, өстенлек булдыра. Ишеткән кеше ишетмәгәнгә җиткерсә – изге бурычын үтәр, тагын да әҗерлерәк булыр.

Аллаһы Тәгалә шулай безгә хәлебездән килгәнчә салават әйтүне, Мөхәммәднең салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм исеме искә алынганда аңа хәер-догада булуны насыйп әйләсен! Дәһшәтле Кыямәт көнендә иман әһелләренә вәгъдә ителгән Пәйгамбәребез салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм шәфәгатенә ирешүләрне җиңеллек белән насыйп әйләсен!

Ходай Тәгалә Пәйгамбәребез Мөхәммәд әл-Мостафа әл-Моҗтәба әл-Мортаза хәзрәтләренең хәмед байрагы астында туплануыбызны насыйп итсә иде!

Калебләребездә Мөхәммәдкә салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм карата олы мәхәббәтне урнаштырса иде! Аны сөю хисе хәтта ата-анабыз, үз балаларыбызны яратудан олырак булса иде! Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, Пәйгамбәребезнең салләл-лаһү галәйһи вә сәлләм шәфәгате белән, әһле Исламга Кыямәт көненең куркынычларыннан имин булу насыйп ителсә иде! Амин, йә Раббил-галәмин! Үәс-сәләму гәләйкүм вә рәхмәтүл-лаһи үә бәракәтүһ.

Пәйгамбәребезгә салават әйтү «Шура» дини альманахы, №14

Татарстан Җөмһүриятенең Изге Коръән вә Пакь Сөннәт өйрәнү үзәге мөдире
Источник: https://tat.nur.tatar/peygamberebezge-salavat-eytu-hikmetlere-hem-kagyydelere


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе