ТВ. Россия 1. Татарстан. «Ярдәм» фонды сукырларга изге китапларны бушлай бирә
"Китап ачтым" исемле телевизион сәхифә Казандагы «Ярдәм» хәйрия фонды китаплары турында сөйли. Биредә сукырлар өчен Коръән, Коръән тәфсире кебек изге китапларның төртмәле басмалары чыккан. Аларны сукырлар бармак белән капшап укый.
Шулай ук төртмәле басма белән 19 гасыр китабы «Гыйбәдәте исламия» да басылган. Брайль шрифты белән алар беренече тапкыр бастырылган. «Күрмәүчеләрнең дә ислам динен өйрәнүгә хаклары бар. Иганәчеләрне үзебез табып, китапларны бушка таратабыз», — ди "Ярдәм" фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов.
«Безнең типография күрмәүчеләр өчен дә Брайль шрифты белән китаплар бастыра. Аларның да ислам динен өйрәнергә хакы бар. Әлеге китапларга ихтыяҗ зур. Без күрмәүче мөселман кардәшләребезгә әлеге китапларны бушка таратабыз. Спонсорларны үзебез табабыз», – дип сөйли ул.
"Ярдәм" типографиясендә Тәҗвид, Мөгаллим сани кебек тагын бик кхп сандагы китаплар төртмәле итеп басыла. Алар гадәти басма китапларыннан аермалы буларак, күләме буенча ун мәртәбә артып китәргә мөмкин. Әйтик Тәфсир калын ун томнан тора. Чөнки төртмәле Брайль әлифбасы бик күп урын алып тора.


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы