Казанда «Ярдәм-Помощь» фонды бинасында Брайль шрифты белән бастырылган Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» китабын тәкъдим ителә. Әлеге басмалар күрмәүчеләр өчен махсус шрифт белән монда гына нәшер ителә.
Казанда «Ярдәм-Помощь» фонды бинасында Брайль шрифты белән бастырылган Коръән тәфсире һәм «Гыйбадәте исламия» китабын тәкъдим ителә. Әлеге басмалар күрмәүчеләр өчен махсус шрифт белән монда гына нәшер ителгән.
Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов китапларның бушка таратылуын әйтә. «Безнең типография күрмәүчеләр өчен дә Брайль шрифты белән китаплар бастыра. Аларның да ислам динен өйрәнергә хакы бар. Әлеге китапларга ихтыяҗ зур. Без күрмәүче мөселман кардәшләребезгә әлеге китапларны бушка таратабыз. Спонсорларны үзебез табабыз», – дип сөйли ул.
«Ярдәм – Помощь» ГХФ президенты Илһам Исмәгыйлев китаплар рус телендә бастырылуын әйтә. «Брайль шрифтында китап бастыру бик мөһим эш. Безнең күрмәүче мөселман кардәшләребез беренче тапкыр Коръән тәфсирен укый башлаячак. Моңа кадәр аларның укырга мөмкинчелекләре булмады. Әгәр Коръән бер олы китап булса, Брайль шрифты буенча китапның саны 10 томга җитә. Китаплар рус телендә бастырыла», – ди ул.
Китапны моннан алып була: https://yardemfond.ru/aktsii/aktsiya-podari-knigu-nezryachemu/

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Коръән укысам. Габдулла Тукай
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка