Ар-Рагиб аль-Исфахани дигән галим әйтте: “Бәракәт – ул берәр нәрсәдә Аллаһның хәерлеге булуы”. Аллаһы Тәгалә “Әл-Әгъраф” сүрәсенең 96-нче аятендә болай дип әйтә: “Әгәр өлкәләрнең халкы иман итсәләр һәм тәкъва булсалар, Без алар өстенә күктән һәм җирдән (килә торган яңгыр һәм ризык кебек) бәракәтләр ачар идек”. Бәракәт иңүнең һәм көтмәгән җирдән ризык килүнең сәбәбләре: Иң беренче сәбәб – тәкъва булу. Тәкъва кешеләр – тыелганнан тыелалар, фарыз булганнарны үтиләр. Аллаһы Тәгалә “Әт-Таләк” сүрәсенең 2-3нче аятләрендә болай дип әйтә: “Кем дә кем Аллаһтан курыкса, Ул аңа бер чыгыш (юлы) насыйп итә. Һич көтмәгән ягыннан аны ризыкландыра”. Икенче сәбәб – Коръәнне ятлау, аны уку һәм өйрәнү. Аллаһы Тәгалә “Сад” сүрәсенең 29нче аятендә болай дип әйтә: “(Коръәни Кәрим) Мөбәрәк бер Китап ки”. “Та Һа” сүрәсенең 2нче аятендә әйтелә: “(Расүлем!) Без бу Коръәнне сиңа ялыгуың өчен иңдермәдек”. Пәйгамбәребез (с.г.в) «Кяферләр нигә ышанмыйлар икән?» дип борчылып, тәһәҗҗүд намазында бик озак аякта торган. Пәйгамбәребезнең (с.г.в) әлеге хәлен икенче аятьтән аңнарга була: “(Расүлем!) Әгәр алар бу (илаһи) Сүзгә ышанмасалар, артларыннан (кайгыларга төшеп) өзгәләнеп, үз-үзеңне һәлак итәсеңме?” (“Әл-Кәһф” сүрәсе, 6нче аять). Берәү әйтте: “Минем Коръәннән көненә укыла торган хизб (өлешем) зурайган саен, минем вакытымда бәракәт арта иде, һәм мин көненә укыла торган өлешемне арттыра бардым, көненә укылганны 10 джузга хәтле арттырганчыга кадәр». Өченчесе – сату-алуда алдашмау. Пәйгамбәребез (с.г.в) сатып алучы һәм сатучы турында болай дип әйтте: “Әгәрдә алар икеседә туры булсалар һәм үзләренең тауарларының кимчелекләрен аңлатсалар аларның сәүдәләре бәрәкәтле булыр, әгәрдә алар кимчелекләрен яшерсәләр һәм алдасалар сәүдәләренең бәракәтләре бөтер” (Бохари). Пәйгамбәребезнең (с.г.в) бер хәдисендә бер хәл тасвирлана. Пәйгамбәребез (с.г.в) базарда сату итүче бер сәүдәгәр янына килгән. Нидәндер шикләнеп кулын бодай тулы капчыкка тыгып караган да, аның өсте генә коры, асты юеш икәнлегенә инанган. Ягьни капчыкның авырлыгын арттырып күрсәтү өчен сәүдәгәр махсус чи бодай саткан. Пәйгамбәребез (с.г.в) үзенең сәхәбәләренә әйтеп калдыра, кем алдалый, шул бездән булмас, ди. Дүртенче сәбәб – эшләрне иртәнге якта башкару. Пәйгамбәребез (с.г.в) өммәте өчен шундый дога кылган: “Йә Аллаһ! Өммәтемә иртәнге якны бәракәтле кыл!” (Әбү давыд). Иртәнге якта укыла торган “духә” намазында да бәракәт бар. Кодси хәдистә Аллаһы Тәгалә: “Ий Адәм баласы, җитәрлек сиңа көннең башында (иртән) Миңа дүрт рәкәгать намаз укуың, һәм Мин сине алар ярдәмендә көннең ахырына кадәр бәлә-казалардан коткарам” (Әхмәд). Бишенчесе – Пәйгамбәребезнең (с.г.в) сөннәтенә иярү. Мәсәлән, ашау-эчүдә Пәйгамбәребезнең (с.г.в) сөннәтләрен үтәү ризыкка бәракәт китерә. Әгәр бөтен кеше бер савыттан ашаса, аш табагының кырыйларыннан, үзеңә якын ягыннан ашау тиешле. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: «Алдыгызга куелган аш табагының кырыйларыннан ашагыз, әмма уртадан ашамагыз, чөнки ашның бәрәкәте уртасына иңәр» (Бохари). Пәйгамбәребез (с.г.в) үзеңә салынган ризыкны ахыргача ашарга кушкан: «Чынлыкта, сез ризыкның кайсы өлешендә бәрәкәт булуын белмисез» (Мөслим). Алтынчы сәбәб – Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл кылу. Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтте: «Әгәр дә сез Аллаһка тиешле дәрәҗәдә тәвәккәл кылсагыз, Ул сезне кошларны ризыкландырган кебек ризыкландырыр иде. Алар иртә белән карыннары ач килеш чыгып китәләр, ә кич белән карыннары тук хәлдә кайталар» (Әхмәд). Ризык кәсеп итәргә теләгән кеше Аллаһка күңеле белән тәвәкәлләп тырышырга тиеш. Җиденче сәбәб – шөкер итү. Шөкер итү – кешенең үз хәленнән канәгать булып, Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләре өчен рәхмәт белдерү һәм аны сүз һәм гамәлләр ярдәмендә ирештерү. Коръәни Кәримнең «Ибраһим» сүрәсенең 7-нче аятендә Аллаһы Тәгалә шөкер итүчеләргә нигъмәтләрен арттырырга вәгъдә итә: «...Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын...». Сигезенче сәбәб - истигъфар кылу. Әгәр дә кеше даими истигъфар кылса, Аллаһ Тәгалә аңа хәерле нәрсәләр бирә, мал-мөлкәтенә бәрәкәт иңдерә һәм аны бәла-казалардан саклый. Аллаһ Тәгалә Коръәндә Нух пәйгамбәрнең сүзләрен китереп шулай ди: “ ... Тәүбә итеп Раббыгызга истигъфар кылыгыз, гафу сорагыз, шиксез Ул гөнаһларны ярлыкаучы. Вә сезгә күктән яңгыр яудырыр, вә сезгә мал белән ярдәм итәр, һәм балалар биреп куәтләр, дәхи җимеш үстерә торган бакчалар һәм елгалар бирер” (Нух сүрәсе, 10-12 аятьлар). Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем тәүбәне, истигъфарны даими рәвештә әйтеп йөрсә, Аллаһ Тәгалә аңа бәла-каза килгәндә төрле юлларын ачып Үзе җиңеллекләр тудыра, кайгырганда аны Үзе тынычландыра вә уйламаган җирләрдән ризыкны бирә”, - дип хәбәр биргән. Тугызынчы сәбәб – туганнар белән аралашу, аларга хөрмәт күрсәтү. Коръәннең күпсанлы аятьләре һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в) хәдисләре Исламда туганлык мөнәсәбәтләренең иң югары урында булуына басым ясый, кешеләрне туганлык җепләрен тиешенчә сакларга өнди. Пәйгамбәребез (с.г.в) болай дип әйткән: «Кем ризыгының киңәюен, гомеренең озын булуын теләсә – туганлык җепләрен сакласын» (Бохари, Мөслим). Шулай итеп, туганлык җепләрен ныгыту, саклау ризыгыбызга, мал-мөлкәтләребезгә бәракәт китерә. Башка бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в) болай дип әйткән: «Туганнарыгыз белән араны саклар өчен үз нәсел шәҗәрәләрегезне өйрәнегез, чөнки туганлык җепләрен саклау туганнар арасына мәхәббәт сала, байлыкны арттыра һәм гомерне озынайта» (Әхмәд, Тирмизи). Унынчысы – дога кылу. Кодси хәдистә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Әй бәндәләрем! Мин ризыкландырган кешеләрдән кала сез барыгыз да ачсыз. Шулай булгач, Миннән ризык сорагыз, Мин сезне ризыкландырырмын. Әй, бәндәләрем! Мин киендергәннәрдән кала сез барыгыз да ялангач. Миннән кием сорагыз, Мин сезне киендерермен» (Мөслим). Мөслим хәдисләр җыентыгы китабында Пәйгамбәребезнең (с.г.в) шундый догасы риваять ителә: “Аллаhым! Җиде кат күкләрнең hәм бөек гарешнең Раббысы! Безнең hәм hәр әйбернең Раббысы! Тәуратны, Инҗилне hәм Коръәнне иңдергән, орлыкларны hәм төшләрне ачучы Аллаhым! Синең көчен астында булган бөтен әйбернең зарарыннан синең затыңа Сыенам. Син Әүүәлсең (Беренче) ки, Сиңа хәтле бернәрсә дә юк. Син Ахир, Синнән соң бернәрсә дә юк. Син Заһир, Синнән өстен берни юк. Син Батыйн, Синең алдыңда берни була алмый. Минем бурычымны түлә hәм мине бает”. Унберенче сәбәб – Аллаһы ризалыгы өчен бирелгән садака. Аллаһы Тәгалә “Сәбә” сүрәсенең 39-нче аятендә болай дип әйтә: “(Расүлем!) Әйт: «Һичшиксез, минем Раббым колларыннан теләгәненә ризыкны киңәйтә, (теләгән чагында) аңа тарайта. Әмма (изге юлда) нәрсә дә булса сарыф итсәгез, Ул аның урынына (кат-кат арттырып) алмашын бирер. Ул – ризык бирүчеләрнең иң хәерлесе». “Әл-Хәдид” сүрәсенең 18-нче аятендә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: “Садака биргән ирләр белән садака биргән хатыннар Аллаһка күркәм бурыч бирделәр. Һичшиксез, аларга (саваплары) арттырылачак. Алар өчен (җәннәт кебек) мул әҗер (әзерләнгән)”. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Үзегез ярата торган нәрсәләрдән (Аллаһ юлында) сарыф итми торып, сез изгелеккә (ягъни игелекнең иң камил ноктасына һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына) ирешә алмаячаксыз” (Коръән, 3:92). Аллаһы Раббымыз һәр беребезгә дә иминлек, муллык-бәракәт насыйп итсен! Нурислам хәзрәт Кучкаров.
Кызыклы булырга мөмкин темалар һәм тэглар: БРИКС Владимир Путин Иран Фәләстин ислам дине Коръән сөннәт иман Дагыстан намаз мөселманнар сөннәт пәйгамбәр мөселман кызы Чечня хиҗаб мәчете хакыйкать Мөхәммәд ихсан Рамазан Рамзан Кадыйров Рөстәм Миңнеханов Минниханов Рустам пост сөйләшү фидья фидия фитр зәкят закот фитер Ураза гаит гает бәйрәм Корбан Ингушетия кавказ хәдисләр аят мөселман Махачкала азан иман сүрә Мәдинә Мирзоев Рахмонов Эрдоган Төркия Дүшанбе дүшәмбе Таҗикстан Бишкек күлмәкләр видео дин рәсемнәр мәхәр никах һәм КЧР секс кием кибет хакыйкать тормыш Чечня намаз мөселманнар Ингушетия риба банк акчалар финанс байлык бай кияү кәләш туй искәртү Мәскәү дәһшәтле мөселман мәчете хиҗаб хәдисләр хәдис Россия акча байлык алтын калфак Рамадан өммәт Мөхәммәд хаҗ авар чечен Адыгея Сочи Краснодар хәләл ашамлык рецептлар маркет Уфа акча эшләү Өфө кафе эш акча бизнес тортлар Астана кунакханә Самара ял Экспо эш туризм Әстерхан яңалыклар халал хәләл татар татарлар татарстан Казан кызы радио ТВ Болгар Күңел малай вайн туган теле мин Мәскәү татарлары эстрада Татария Башкирия Пенза Самара Әләзән Елюзань белозерье Ләмберә лямбря аңларлар Хәбип нурмагомедов мөрид суфи суфый тарикат тәрикат Чиләбе новосибирск екатеринбург омск Питер ростов кием Воронеж красноярск волгоград любовь мода Пермь Саратов Владивосток ир-атлар израил исраил ливан газа иорданның көнбатыш яры Иерусалим туризм сәяхәт диңгез Дубай Мисыр Шарджа Чаллы Түбән Кама Казахстан Нива көз Әлмәт Башкортостан аксессуарлар Лаеш балалар ХМАО Татарстан24 фото почта подписка әбүнә алматы астана хакыйкать Яр Чаллы Бөре баймак Сибай казакъ казакъ токаев намаз Нурсолтан тукай габдулла мөфти тараз Атырау актау Назарбаев караганда Актүбә токаев алматы бисмиллә каспийск костанай БДБ СССР ташкент Бохара Сәмәрканд баку мөселманнар фильмнар прикол үзбәкләр төрекмәннәр Ашхабад Калмыкия бурятия Байкал Төмән томск интернациональ петропавловск футбол фильм карагандаманикюр тырнаклар үстерү хна Матурлык матур Казахстан дизайнерлары рәссам җыр татарча Үзбәкстан авиабилетлары Нәвои Бохара сәяхәт техника Бишкек Кытай уйгурлар хива күпләп сату мода одесса китерү беларусь фирганә ош андижан Исфара ходжанд Әфганстан Һиндстан Африка америка җиддә каһирә мисыр Алжир Тунис Марокко корсак биюе спорт җырлар музыка текст шигырь котлау котлаулар нашид нәшит мөнәҗәт бәхет гаилә никах танышу танышулар димче яучы анкета фото фотография видео Дуслык өйләнү кияүгә чыгу өйләнү мәхәббәт чит ил кешесе гарәп төрек Иран иранлы яһүд Рус Фин Француз Англия Берлин Алмания Германия Курган Тверь Мурманск укытучы дәресләр мәдрәсә мәчет университет теология КФУ ПФУ КДУ табиб медицина дәвалау авыру туу үлем тормыш өй бакча яшелчә бакчасы уку биткә ботокс китабы пластика иренгә операция ясарга стоматология тешләр Пластик хирургия сөннәт сөннәтле сөннәтләү ковид салкын тию фитнесс ябыгу ашау кухня туризм гид экскурсовод экскурсияләр Зөя Рус Православие Чиркәве иконасы Кремль Бауман кунакханәсе кыстыбый милли кухня кухнясы Бөгелмә бәлеш өчпочмак татар гобәдия чәк-чәк баурсак бавырсак токмач токмачы талкыш кәләвә чәк-чәк чәк-чәге арча балтач актаныш Азу кухня ресторан бию шаярту юмор биюләре Брайл туй тамада алып баручы хәләл яучы чәй мәтрүшкә Кофе бальзам бәлзәм дару шифа шифалы Сәламәтлек Идел сәяхәт тур кунакчыл банкет Кейтеринг шоу программа концерт фольклор Сабан туй сабантуй Нәүрүз гаете Корбан дизайн дизайнер бизәү супер тамада диктор җырчы Тямаев Элвин Грей Салават Фәтхетдинов Бәдретдинова товарлар бизнес икътисад сәясәтче Мәдинә Камилә донорлар бөер органнары тәннәре бавыр йөрәге йөрәк борын йөз салават фәтхетдинов ришат төхвәтуллин фирдүс тямаев илсөяр бәдретдинова әлфия авзалова илһам шакиров мәрҗани мәчет мөнбәр тәфсир мөнбәр театр камал театры тинчурин кариев минзәлә чаллы байлар сабасы саба шәмәрдән кукмара Супер Тамада туйлар Иран Фәләстин ислам дине вариант ВИП стиль стильләре эшләренең тантаналы вариантлары премиум люкс делюкс формат зур татар рус-татар интернациональ никах плюс теркәлү плюс күчмә теркәлү плюс башкорт мишәр аракысыз алкогольсез аек Кызыл Ретро Түбән Новгород Нижгар Кавказ чуваш удмурт мари немец герман германия берлин инглиз поляк әрмән чегән көнчыгыш төрек үзбәк казах таҗик Азәрбайҗан гарәп өй йорт фатир квартира коттедж мәчет кечкенә тыйнак экономияле экономия юбилей абсолют җиңел шәригать кечкенә зур кафе рестораны Сабан туй туе сабантуй интеллектуаль шоу Нәүрүз Рамазан рамадан бәйрәме ифтар хәтер кичәсе мәтәм промоушен-акция реклама компаниясе имидж сәясәтче PR Микшинг Фокусник фокусчы сабын куыклары аю официант-шоу биючеләр ГАИ-шоу ансамбльләр Шоколадлы лимонадлы фонтан чәй өстәле фото-почмак кэнди-бар гаилә почмасгы музей бармен-шоу лимонад соклар бар өстәл ашханә китап китапханә Фуршет Леди-фуршет Мистер-фуршет чәк-чәк шоу Татар уеннары биюләр дискотека чәчәкләр-музыка Аппаратура Ди-джей баянчы
|

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре