Асия Гайнуллина
Әссәламүгаләйкүм, кардәшләр!
Сезгә иминлек телим.
Сәлам бирү фазыйләтен
Тәфсилләп сөйләп бирим...
Арагызда җылы хисне,
Арттырачак нәрсәне,
Белдеримме сезгә? – диде,
Аллаһының Илчесе.
Сәламнәрне таратыгыз!
Сәламләгән вакытта,
Җавапларны кайтарыгыз,
Иң яхшырак рәвештә!
Сүздән әүвәл сәлам килә,
Пәйгамбәр шуны әйтә,
Сәламәтлек һәм тынычлык -
Хәерлене теләүдә.
Иң беренче Аллаһы әмере
Атабызга – Адәмгә:
“Сәламеңне тапшыр, - диде, -
Фәрештә - мәликләргә!”
Әссәламүгаләйкүм, мәликләр!
Сезгә миннән сәламнәр!
Вәгаләйкумәссәлам! – дип,
Җавабын ишеттергәннәр.
Вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһү! -
Шуны өстәп әйтәләр.
Рәхмәтен һәм бәрәкәтен
Аллаһы иңдерсен, диләр.
Аллаһының сөеклесе,
Пәйгамбәребезгә - сәлам!
Мигъраҗга менгән кичне ул
Аллаһы белән сөйләшкән.
Аллаһы Тәгалә иң беренче
Сәламен аңа биргән.
Сәлам бирү хасиятен
Пәйгамбәргә белдергән.
Бер – береңә сәлам бирү
Никадәр олуг икән!
Сәламгә җавап кайтару
Фарыз гамәлдән иткән.
Соңгы сулыш килгән чакта,
Сәлам бирер Газраил.
Күркәм җавап бирү – сиңа!
Бу сүздән булма гафил!
Сабыр итүчеләргә
Аллаһы сәламен әйтер.
Күркәм йорты – бүләккә,
Җәннәт бакчасын бирер.
Җәннәттә дә “сәлам” булыр
Мөэмин – мөэминәләргә.
Иманга ул юлны ачар,
Сеңдерсәк күңелләргә!
Йортыгызга кергәндә дә,
“Сәлам әйт!” – ди Коръәндә.
Тынычлык иңсен өйләргә,
Тупса атлап үткәндә!
Ике мөэмин очрашканда,
Кул биреп исәнләшсә,
Аерылып китмәстән алда,
Гөнаһлары кичерелә.
Динебездә без – кардәшләр!
Кардәшлекне ныгыту
Сәламнәре аша булыр –
Изгелеккә омтылу.
Бер – береңне яратмасаң,
Җәннәт күрә алмассыз...
Бу юлына сукмак салган
Сәлам булыр! Аңлагыз!
Бу өммәткә шәфәгате,
Пәйгамбәреннән булган.
Аллаһы биргән Ислам динен,
Күңел сөенечтән тулган.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Тик Исламда ачып бирелгән
Гаилә ядкәре.
Юксынып йөрәк әрни.