Галәмнәрне барлыкка китерүче Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә барча мактаулар, хәмед-сәналәр булсын! Дөньяларга рәхмәт итеп иңдерелгән пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватларыбыз, сәламнәребез ирешсен! Барча мөселманнарга Аллаһы Раббыбызның сәламе, рәхмәте вә бәрәкәте насыйп булсын! Раббыбыз Аллаһы һәрберебезне бу дөньяга бик зур максат белән китерде.
Бу – гыйбадәт кылу
: د
ِو
ن ﴿٥٦﴾ ُ ُ َ ْعب ي ِ ا ل َّ إِل نس � إِ َ ْ َ ال ن و َّ ْ ِج ت ال َا َخَلْق ُ َم و
«Мин җеннәрне һәм кешеләрне Миңа гыйбадәт кылсыннар дип яраттым». «Әз-Зарият / Таратучылар», 51:56 Нәкъ менә шушы юл аркылы кеше рухи көчен арттыра, күңелен пакьли, шуңа күрә үзен бәхетле итеп сизә башлый. Андый кеше Аллаһы каршында төп бурычын үтәгән булып исәпләнә. Аллаһы Тәгалә төп гыйбадәтләрне кабатланучан итеп билгеләгән. Вакыт-вакыт аларны яңарту, кабатлау кешене һәм рухи, һәм матди яктан көчәйтеп җибәрә. Мәсәлән, биш вакыт намаз көн буена мөселманны бөтен яктан камилләштереп торырга тиешле гамәл: 15 Шура № 51
ۗ م َ نكِر ُ ْ َ ال ِ و َْف ْح َشاء ٰ َعِن ال ن ا َّ لصَل َاة َتْنَهى إِ َّ �
«… чөнки намаз [зина кебек] әшәкелекләрдән дә, [шәригатьтә дә, акыл белән дә] гаеп саналганнардан да саклый». «Әл-Ганкәбут / Үрмәкүч», 29:45 Рамазан ае уразасы да ел буена, гомер буена җыелган гөнаһларны пакьләргә, тәкъвалыкны арттырырга юнәлтелгәндер: ِ
ُك ْم ْل ِن َقب ِ َ ين م ذ َّ ِ َب َعَلى ال ت ُ َ ُام َك َما ك م ا ِّ لصي ْ ُك ُ ِ َب َعَلي ت ُ نوا ك َُ ِ َ ين �آم ذ َّ َُّها ال ي أ َا � ي ق َون ﴿١٨٣﴾ ُ ت َّ َّ ُك ْم َت َل َع ل
«Ий иман китерүчеләр! Сездән алда килеп киткәннәргә [фарыз булып] язылган кебек, сезгә дә [Рамазан аендагы] ураза [фарыз буларак] язылды. Бәлки, [ачлык ярдәме белән гөнаһлардан сакланып] тәкъвалык ияләреннән булырсыз!» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:183 Гыйбадәт көчле, дөрес, ихлас булсын өчен, аңа алдан әзерләнергә кирәк. Бигрәк тә Рамазан ае уразасына. Барыбызга да билгеле: Рамазан башлану белән генә уразага ябышабыз да, уразаның беренче көннәре авырлык белән, аңлашылмыйча китеп тә бара. Кыйммәте югала.
Тәнебез генә түгел, хәтта җаныбыз да авырсынып калырга мөмкин. Шундый хаталарга юлыкмас өчен, кайбер бик әһәмиятле мәсьәләләргә игътибар итәргә кирәк. Һәр гамәлнең кыйммәте күңел багланышыннан, нияттән гыйбарәт. Уразага әзерлек иң беренче чиратта рухи тәрбиядән башлана. Үзеңне дә, якыннарыңны да, бигрәк тә гаилә әһелләреңне, алдан ук ихлас булырга, җанны чистартырга өндәргә кирәк. Моның өчен шундый гамәлләр кылырга була:
• Күп итеп тәүбә кылу, гел истигъфар сүзләрен әйтеп йөрү. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, һич гөнаһсыз булуына карамастан, көненә 70–100 тапкыр «әстәгъфируллаһ» дип әйтә торган булган. Хәсән әл-Басри 16 Вәгазьләр рахимәһуллаһи әйтә торган булган: «Өйләрегездә булганда да, ашаганда да, базарда йөрсәгез дә, җыелышларда да – кайда гына булсагыз да, гел истигъфар әйтеп йөрегез! Аллаһының мәгъфирәте кайчан иңгәнен беребез дә белми». • Еш дога кылу: «Аллаһым, безне Рамазанга ирештер, сәламәтлек бир һәм уразаны ихласлык белән үтәргә ярдәм ит!» Хәзрәти Әнәс бине Мәлик радыяллаһу ганһе әйтүенчә, раҗәб ае керсә,
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм еш болай дип әйтә торган булган:
َ َض ْ ان م َ َا ر ْن لّغ َ بـ َ بان و َ ْ َ َشع ب و ٍ َ َج ْ ر َ ِ يِف ِرْك لَنا َ َّ اَب م ُ ه ٰ َللّ ا
«Аллаһым! Раҗәб һәм шәгъбан айларын безгә бәрәкәтле кыл, Рамазанга ирешергә насыйп ит!»
Сәхабәләр ярты ел буена «уразам кабул булсын иде» дип дога кылганнар, ә елның икенче яртысында «киләсе Рамазанга ирештерче» дип тели торган булганнар. • Коръән укуга басым ясау. Рамазан ае – Коръән иңгән ай. Аның һәр мизгелен Коръән белән үткәрү тиешле. Галимнәр әйтүенчә, Рамазанда эшләнерлек иң изге гамәлләрнең берсе – ул Коръән уку, аны тыңлау вә өйрәнү. Тормышның бәрәкәте дә, бәхете дә Коръәндә. Имам Мәлик, Суфьян әс-Сәүри һәм башка мәшһүр галимнәр, барлык дәресләрен калдырып, Рамазан аенда Коръән укыганнар һәм укытканнар. Шактый күп мөселманнар, еллар буе намазда булып, уразалар тотсалар да, Аллаһының Сүзен, хәрефләрен танып укый белмиләр.
Нибары 28 хәрефне тоташтырып укырга өйрәнү өчен бер ай вакыт җитә. Бигрәк тә хәзерге заманда. Хәзер бит нинди генә ысуллар, дәресләр, мөмкинлекләр юк..
. • Җәмәгать намазларына игътибарны арттыру. Хәзрәти Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән китерелә: «Җәмәгать белән укылган намаз берүзең укуга караганда 25 тапкыр саваплырактыр…»
Рамазан аенда, әлхәмдүлилләһ, мәчетләр тәравих намазына тула. Әмма фарыз намазларына йөрү күпкә саваплырак. Бигрәк тә Рамазанда. Бу гамәлгә 17 Шура № 51 алданрак күнегү изге айда шактый җиңеллек бирә. Аеруча иртәнге һәм ястү намазлары игътибарга лаеклы. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Кем ястү намазын мәчеттә укыса, ярты төн намаз укыган шикелле булыр. Кем иртәнге намазны мәчеттә укыса, төне буе намаз укыган савапка ирешер».
• Әзерлек дәресләре. Рамазанның фазыйләте турында укыгыз, үрнәк вәгазьләр тыңлагыз.
Икенчедән, безгә тәнебезне дә әзерләргә кирәк:
• Сәламәтлекне тикшерү. Мәсәлән, авырулары булган кешегә озын көн буе ач тору ярыймы – сорауларыгыз булса, табибка күренегез.
• Ризыкларны әзерләп кую. Сәхәр вә ифтар өчен файдалы ашамлыкларны алдан планлаштырыгыз. Кирәк булачак ризыкларны алдан алып куярга мөмкин. Бигрәк тә хөрмәләрне. Затлырагын табып, кайтартып куйсагыз, тагын да яхшырак.
Андый җимешләр Рамазан ифтарларын нык бизи!
• Йокы режимы. Иртәрәк йокларга ятарга һәм сәхәргә торырга күнегегез. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм шәгъбан аенда ук ураза тота башлаган. Тулы ай тотмаса да, шактый өлешен уразада үткәргән. Өченчедән, көнкүрешебезгә караган мондый әзерлек эшләрен кайгыртырга мөмкин: • Акча мәсьәләсендә – зәкят, садака, ифтар өчен кирәк булачак акчаларны билгеләгез. Әлеге төр изгелекләр – Рамазанның иң күркәм гыйбадәтләреннән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бик юмарт булган диләр. Рамазан ае җитсә, аның юмартлыгы тагын да арта торган булган. Ә изге айның ахыргы 10 көнендә ул чиксез юмартлык күрсәтә торган булган. С
әхабәләр шулай тасвирлый. • Вакыт белән идарә итү. Намаз, Коръән, гаилә вакытларын көн тәртибенә кертегез. Рамазан аена көндәлек планнар билгеләп кую хәерле. Кемнәрне ифтарга чакырасың, кайсы көнне буш, үзең бара аласың, кайчан син гел мәчеттә генә, туганнарны нинди көнне шатландырырга…
Алдан ук язып куелганда, Рамазан ае бәрәкәтлерәк булыр. 18 Вәгазьләр • Гаилә әзерлеге. Гаиләгезне дә айның әһәмияте белән таныштырыгыз. Махсус дәресләр оештырырга, вәгазь кичәләрендә катнаштырырга кирәк. Һәркем Рамазан аенда гыйбадәтләрен арттыру, камилләштерү өчен үзенә максатлар куйса, бик күркәм булыр. Мәсәлән: – Коръәнне бер тапкыр укып чыгарга (хатем кылу); – тәравих намазын көн дә җәмәгать белән үтәргә; – гөнаһ кылудан тулысынча туктарга, мәсәлән, моңарчы бетерә алмаган берәрсенә бу Рамазанда нокта куярга (тәмәке, гайбәт сөйләү, риба малы); – көн саен садака бирергә. Бик әз күләмдә булса да.
Рамазанда һәр изгелекнең савабы күпкә арта. Бигрәк тә садака даими булса. Чөнки хәдистә әйтелә: «Аллаһы Тәгалә каршында иң сөекле гамәлләр даими кылына торганнары, гәрчә бик кечкенә булсалар да». Рамазан – рухи яңарыш ае. Аны бары тик ач тору дип санамыйк, ә күңелебезне пакьләргә, мөселманнарга ярдәм итәргә, Аллаһыга якынаерга мөмкинлек дип карыйк. Аллаһым, безне изге
Рамазан аена ирештер, аны гөнаһларыбызны гафу итү сәбәбе ит һәм безне җәннәтеңә якын кыл! Әмин. * * * Фузайл бине Гыяз: «Әгәр дә минем кабул була торган бер догам барлыгын белсәм, мин аны җитәкче өчен кылыр идем», – дип әйткән.
Йә Раббым! Җөмһүриятебез өчен иминлек, тынычлык, бәрәкәт, муллык һәм киләчәктә дә рәисебез Рөстәм Нургали улының саулык-сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгы белән хезмәт итүен, халкыбызның бәрәкәттә, җитеш, мул тормышта, бәхетле булып яшәүләрен, туган телебез, милләтебез өчен үсеш, камилләшү һәм аның киләчәк буыннарга кадерле ядкәр итеп тапшырылуын, милләтебезнең озын гомерле, имин булуын насыйп ит!
Булат хәзрәт Раупов, Лениногорск районының имам-мөхтәсибе


Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Рамазан – Коръән иңгән ай
Рамазанда рухи көч туплап, аны ел буена саклыйк
Бәраәт кичәсенең фазыйләтләре