Раҗәб ае дәвам итә

Йә Аллаһым, безнең өчен Раҗәб ае белән Шәгъбан аен мөбәрәк кыл, һәм Рамазан аена сау-саләмәт җитәргә насыйп ит”. 

БӘЙЛЕ
2026 Янв 01

Якшәмбе инде Рәҗәп ае башланып китте.  Расүле Әкрам (с.г.в) Рәҗәб аенда шундый доганы бик еш укый  торган булган: “Аллаһуммә бәәрик ләнәә фий Рәҗәбә вә Шәгъбәнә вәбәллигнәә Рамазан”.

Йә Аллаһым, безнең өчен Раҗәб ае белән Шәгъбан аен мөбәрәк кыл, һәм Рамазан аена сау-саләмәт җитәргә насыйп ит”. 

РӘҖӘБ АЕ ТУРЫНДА.
Ислам дөньясындагы өч мөбәрәк айның берсе – Рәҗәб ае.
Ай календаре буенча Рәҗәб – елның 7 нче ае һәм 4 изге айның берсе. Рәҗәб сүзе “тәрҗиб” сүзеннән алынган. Тәрҗемәсе “хөрмәтләү”, “табыну” дигәнне аңлата. Аллаһы Тәгалә бу айны хөрмәтләп ураза тотучының һәм үзенә дога кылучының гөнаһларын кичерә, аны югары дәрәҗәләргә ирештерә. Бер хәдистә әйтелгәнчә: “Җәннәттә сөттән ак, балдан татлы Рәҗәб дигән бер елга бар. Рәҗәб аенда бер генә көн булса да ураза тоткан кеше шул елгадан шифалы ширбәт эчкән кебек булыр”.

 

Рәҗәб һәм Шәгъбән – Рамазан ае турында алдан хәбәр бирүче айлар булып тора. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) бер хәдистә болай дип әйткән: "Рәҗәб – Аллаһның ае, Шәгъбән – минем аем, ә Рамазан – өммәтемнең ае”.
Берәү Пәйгамбәребез (с.г.в) нән: "Йә Рәсүлаллаһ, ни өчен Рәҗәб – Аллаһ ае соң ул? – дип сорагач ул: "Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең шәфәгате иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәйгамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошманнары кулыннан коткарган”.

 

Гыйбадәт кылыр өчен яратылган һәм имтихан өчен җир йөзенә җибәрелгән адәм балаларына бирелгән гомер аермалыдыр.
Беренче әтиебез Адәм (г.с) бу фани дөньяда мең ел яшәгән.
Нух (г.с), Идрис (г.с) шулай ук мең елга якын гомер кичергәннәр.
Безнең өммәтебезгә яшәр өчен бирелгән вакыт исә башка. Пәйгамбәрләр һәм өммәтләргә бирелгән заман белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә аз. Тик шулай да, Аллаһ Раббыбызның чиксез рәхмәте белән, безнең өммәтебезгә кайбер айларда кылынган гыйбадәт һәм изгелекләрнең әҗер-саваплары күпкә арттырылып бирелә.
Харам айларының берсе булган Рәҗәб аенда кылган изгелекләребез йөзгә тапкырлана, Рамазан аенда кылынган гыйбадәтләргә әҗер-савап меңгә тапкырланып бирелә.

 

Тагын бер хәдистә әйтелгәнчә: “Пәйгамбәребез (с.г.в) әйтә: “Миграҗ кичәсендә елга күрдем, аның суы балдан татлырак, кардан суыгырак, мисктан хуш ислерәк. Мин Җәбраил (а.с) нан сорадым: Кемнәр өчен бу елга? Җәбраил (а.с) җавап бирде: “Рәҗәб аенда Сиңа салаватлар укыганнар өчен”.
Расүле Әкрам (с.г.в) Рәҗәб аенда шундый доганы бик еш укый булган: “Аллаһуммә бәәрик ләнәә фий Рәҗәбә вә Шәгбәнә вәбәллигнәә Рамазан”. “Әй Аллаһым, безнең өчен Раҗәб ае белән Шәгъбан аен мөбәрәк кыл, һәм Рамазан аена сау-саләмәт җитәргә насыйп ит”.

Бу айның ике күркәм кичәсе: Рәгаиб һәм Мигъраҗ кичәләре.
Рәгаиб кичәсе Рәҗәб аеның пәнҗешәмбедән беренче җомгасына каршы киче, дип санала. Бу кичә Мөхәммәт с.г.в. нең әтисе Габдуллаһ хәзрәт белән әнисе Әминә ханымның никахлары булып, тәүге тапкыр кавышкан көннәре. Бу кичтә мөселманнар изге теләкләренең тормышка ашуын, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын гафу итүен сорап дога кыла.
Рәгаиб (рагйба сүзеннән) – “хыял”, “теләк” дигәнне аңлата.

Рәҗәб – Аллаһ Тәгалә ае булганга күрә, бу айда Әль-Ихләс сүрәсен күбрәк уку хәерле. Бу сүрәдә Раббыбызның төп күркәм сыйфатлары китерелә. Шулай ук түбәндәге зикерләрне еш әйтү файдалы булыр:

* Беренче ункөнлектә:
Сөбхана-ллахи-л-хаййи-л-каййум

* Икенче ункөнлектә:
Сөбехана-ллахи-л-әхәди-с-самад

* Соңгы ункөнлектә:
Сөбехана-ллахи-л-гафури-р-рахим.

Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу шулай ук күркәм гамәл булып тора.

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе