Ел дәвамында адәм балалары гомер-гомергә җиләк-җимеш, яшелчә үстерә..
Һәрбер булган малыбыздан без өлеш чыгарабыз.
Бу хакъта, «Сыер» сүрәсенең 267нче аятендә: «И, мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..» – диелә.
Ризыктан өлеш чыгару - ул Гошер сәдакасы диеп атала. Гошер бирүнең үз кагыйдәләре бар һәм аның берсе, алынган (үстерелгән уңышның) уннан бер өлеше диеп санала. Ә димәк, бу сәдака көз айларында ешрак бирелә, әмма бу башка вакытта гошер сәдакасы бирелергә тиеш дигән фикергә китермәсен. Чөнки сәдака бирүнең аерым вакыты юк.
Безнең табигать шартларында, уңышны берничә тапкыр алу мөмкинлеге бар. Шуңа да, алган уңышны сәдака берничек тә киметми ә киресенчә бәрәкәтен арттыра.
Элекке заманнардагы төсле үк, хәзерге вакытта да: мохтаҗлар, ятимнәр, ялгыз калган яисә рәнҗетелгән кешеләр бихисап.
Изгелек кылырга мөмкинлекләр күп. Ярдәм ислам милли хәйрия фонды Сезгә мондый кешеләр белән элемтәне тотарга булышырга һәрвакыт әзер.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре