«Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» тернәкләндерү курслары дәвам итә

«Ярдәм — Помощь» Гомуммилли хәйрия фонды комплексында «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» тернәкләндерү курсларын уздыру турында матбугат очрашуы узды. Брифинг вакытында фонд җитәкчеләре тормышка ашырылган эшләр, Президент грантын кулланып аны дәвам итү турында сөйләде.

БӘЙЛЕ
2023 Фев 13

«Ярдәм — Помощь» Гомуммилли хәйрия фонды комплексында «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» тернәкләндерү курсларын уздыру турында матбугат очрашуы узды. Брифинг вакытында фонд җитәкчеләре тормышка ашырылган эшләр, Президент грантын кулланып аны дәвам итү турында сөйләде.

Чарада «Ярдәм — Помощь» Гомуммилли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев, «Ярдәм — Помощь» ГХФ вице-президенты, Тернәкләндерү үзәге директоры, Казан шәһәр Думасы депутаты Мәликә Гыйльметдинова, «Республика социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүче ресусрлар үзәге» вәкиле Светлана Салмина чыгыш ясады. Шулай ук тернәкләнүчеләр Рамил Асылбаев (Башкортостан), Светлана Гамбарян (Ставрополье) һәм башкалар сөйләде.
Гомуммилли «Ярдәм — Помощь» хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр өчен махсус «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» курслары РФ Президенты гранты ярдәмендә дәвам итә. Команданың осталыгы нәтиҗәсендә, «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фондының «Социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау» юнәлеше буенча бәйгедә кабат җиңү яулады. Ул иң яхшы 100 проект исәбенә кертелгән иде. Анда бер урынга 7 проект дәгъва итте. Шулай ук быел «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты Татарстанда грант ота алган оешмалар һәм эшләр арасында иң эреләрдән санала.
Ел башында ук башланып киткән бер айлык курсларга (бу айдагы курс әле башка грант буенча) да белем алырга һәм тернәкләнү өчен Башкортостан һәм Удмуртия Республикаларыннан, Белгород, Оренбург, Самара, Әстерхан, Ростов, Мәскәү өлкәләреннән, Дагыстан, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан күп кеше килгән. Алар һәм укытучылары арасында искитәрлек язмышлы кешеләр бар.
Татарстан башкаласында күрмәүчеләр һәм бик начар күрүчеләр Луи Брайль системасын өйрәнә, берочтан зурайтып укучы экранда каршында утыра, санак-компьютерны үзләштерә, спорт белән шөгелләнә, дини белем ала. Курслар аралашу, тирә якка яраклашу сәләтен һәм башка төп көнкүреш гадәтләрен формалаштыра. Алар ял итә, сәламәтлеген ныгыта, аралаша, тормыш корырга өйрәнә.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе