Хөрмәтле Рәисебез Рөстәм Нургали улы!
Сез Россиядәге иң акыллы, тырыш, ихлас, уңышлы һәм мәрхәмәтле җитәкчеләрдән берсе. Сезне югары сыйфатлы эшчәнлек өчен бар дөньяда хөрмәт итәләр. Бетмәс-төкәнмәс дәрман, халыкка хезмәткә тугърылык, җитәкчелек талантыгыз Татарстанны Россиянең алдынгы субъектларының берсенә әверелдерде. Һәрвакыт безнең белән булганыгыз, сәламәтлеге какшау кешеләргә даими ярдәм итүегез өчен рәхмәт Сезгә!
Сезне «Ярдәм» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнүче сукырлар, ишетмәүчеләр, ДЦПлы инвалидлар һәм шәхсән үз исемемнән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.
«Икмәк — ата, су — ана», — диләр, ә кешелек дөньясын елгалар, инешләр, диңгезләр бизи. Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә. Сез Нургали абыйбелән Вәсига апаның ныклы, тәртипле, иманлы гаиләсендә туып, татар-мөселман тәрбиясе алып, әти-әниегезнең генә түгел, туган ягыгызның, эшләгән төбәгегезнең, газиз Татарстаныбызның горурлыгы, терәге булдыгыз. Киләчәктә дә Сезгә Аллаһы Тәгалә саулык һәм сәламәтлек насыйп итеп, Татарстаныбызда яшәгән халыклар һәм Ватаныбыз өчен тагын да зур эшләр башкарырга насыйп итсен. Галәмнәрне тәрбия кылучы Раббыбыз Сезнең шушы авыр да, җаваплы да булган хезмәтегездә уңышлар юлдаш кылсын! Татарстаныбыз сезнең җитәкчелектә гел алдынгылар сафында булсын!
Без сезнең ярдәмне, яклауны тоеп яшибез, Сез дә меңләгән догачыгыз барын онытмагыз.
Без Сезнең белән! Һәр көнегез, елыгыз Сезгә бәхет-сәгадәт, исәнлек-иминлек кенә китерсен. Туган көнегез котлы булсын!
Олы ихтирам белән, «Ярдәм-Помощь» фонды янында тернәкләнүчеләр, үзенчәлекле хезмәткәрләр, коллектив.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Иске кара урман
Мөселман баласы
Коръән укысам. Габдулла Тукай