Беренче адымнар
Илгиз нинди үскән бала:
Үзе торып баса ала!
Батыраеп атлап китә,
Аяклары тып-тып итә.
Әй күңелле була аңа!
«Тәпи йөрим!» — дип куана.
Әтәчем
Әтәчем! Әтәчем!
Ник иртә ятасың?
Йокыдан син безне
Иртүк уятасың.
Торасың да иртүк,
Кычкырасың бик күп:
Кикри-күк, кикри-күк,
Кикри-күк, кикри-күк!
Чебиләр
Акыллы кыз Гөлфия
Чебиләрне бик сөя:
Әнисе эштә чагында
Ул аларга җим сибә.
Их чебиләр, чебиләр!
Һич тынычлык бирмиләр:
Гөлфиянең кул астында
Черелдәшеп йөриләр.
Тавык
Кытаклап чыкты тавык,
Кытаклый ул, мактанып.
Нәрсәгә бик шатланган?
Чөнки ул күкәй салган.
«Әби килеп алсын, — ди,
— Балалар куансын», — ди.
Безнең сыер
Безнең сыер өебезне яхшы белә,
Көтүдән ул мөгри-мөгри кайтып керә.
Әйтерсең лә: «Мине каршы алыгыз! — ди,
— Мул итеп сөт алып кайттым, савыгыз!» — ди.
Кәккүк
Яз килә. Кояш
Елмаеп тора.
Урман яңгыратып,
Кәккүк кычкыра:
Күк-кү, күк-кү, Күк-кү, күк-кү.
Тиен
Урманда бер зур койрыклы
Җитез тиен
Агач башларында яши
Кышын-җәен.
Агачлардан агачларга
Сикереп үтә,
Чикләвекләр ашап шунда
Гомер итә.
Минем кунагым
Зур бер бүләк алган сыман,
Чын күңелдән куандым:
Сыерчык килде, сыерчык,
Сагынып көткән кунагым.
Хәзерләнеп тордым күптән,
Каршыларга дип аны.
Әнә ничек яраткан ул
Мин ясаган ояны.
Тирәсендә очып йөргәч,
Кереп эчен карады:
Яңа өен котлагандай,
Матур итеп сайрады.
Әнәс Кари
Әнәс Кари — татар язучысы, шагыйрь. Ул 125 елда знакайда Уразай авылында туа. Үргәнеч шәһәрендә укытучылар институтын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң башта – Арча педагогика училищесында, аннары Питрәчтәге Янсуар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Шул елларда аның республика газета-журналларында педагогик-методик темаларга кагылышлы мәкаләләре басыла. Ул әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Аның “Балаларга бүләк”, “Гөлбакча”, “Күңелле ял”, “Дуслык”, “Беренче адымнар” дигән китапларын балалар яратып укый. 1990 елда шагыйрьнең “Тамчы тамганда” исемле җыентыгы басылган. Язучы 1954 елда газаплы яралардан вафат була.
Тарихчы Ләйсан Кариева әтисе Әнәс Кари турында болай диеп язып калдырган:
"Бөек Ватан сугышындагы татар егетләре батырлыгын тасвирлап "Сыналган мәхәббәт" поэмасын язган Әнәс Кариның тормышы үзе дә бик фаҗигале. Әтинең күп балалы гаиләсе 1932 елда (ул чагында исән калган балалар 5, әтигә 12 яшь була), хәтта ул еллар каунуннарын да бозып, таланган, шул заман телендә әйтсәк, "раскулачивать" ителгән, әтиләре Себергә сөрелгән. Нәтиҗәдә яшь балалар әтисез һәм йорт-җирсез калган. Әнисе белән балалар авыл читендә, җирдә чокыр - өн, "землянка" казып яшәгән. Кайгыдан, хурланудан тавышсыз калган Зәйнәп әбием балаларын хәер эстәп туйдырган. Беркадәр вакыт узгач, болай яшәп булмасын аңлаган әтием Урта Азиядәге Үргәнеч шәһәренә китә. Ул анда педагогия институтында югары белем ала, яхшы укыганлыгы өчен аны институтта укытырга калдыралар. Сәләтле егет яшьләргә үзбәк телендә әдәбияттан дәрес бирә. Аннары ул 1942 елда Бөек Ватан сугышына алгы сызыкка фронтка җибәрелә. Әтием Орел шәһәре юнәлешләрендә барган каты сугышларда авыр яралана. Аңа операция ясаган хирурглар хакыйкатьне ярып салалар:" Без сиңа бары тик күп булса, ел ярым гомер бүләк итә алдык,"- диләр. Әмма әти куркып калмый, үлем белән бергә-бер көрәшкә чыга. 1943 елда ул "Сыналган мәхәббәт" поэмасының беренче вариантын язып тәмамлый. Авыр яралы шагыйрь исән чагында шулай ашыгып нәрсә турында әйтеп калырга теләгән соң? Аның поэмасында борынгы Йосыфларга алмашка килгән яңа заман уңай герое- Тимер. Ул, әтинең үзе кебек үк, илне фашистлардан саклап калган миллионнарның берсе. Шул образ аша әсәрдә мәңгелек кешелек кыйммәтләре данлана. Совет солдатының сугыш кырындагы батырлыгы, кешелеге, сугыш барган җирдәге хатын-кызлар һәм балаларга мәрхәмәте хөрмәткә лаек итеп тасвирлана."

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире