Бала туганнан соң үтәлергә тиешле төп шартлар

Бала туганнан соң исем куш! Бала туганнан соң үтәлергә тиешле төп шартлар.

БӘЙЛЕ
2025 Янв 15

Исем кушу – яңа туган баланың тормышында бик зур вакыйга, ягъни исеме аның бер өлешенә әйләнә. Яңа туган балага исемне беренче көнендә дә, өченче һәм җиденче көннәрендә дә бирергә була. Бу - ата-аналар ихтыярында.

Бала туганнан соң, ата-аналарның бурычы аңа күркәм һәм матур исем табудан гыйбарәт, чөнки исем аның киләсе тормышына тәэсир итәчәк. Шуңа күрә сабыйга “габд” суффиксы куелган Аллаһ исемнәре яки пәйгамбәрләр һәм фәрештәләр исемнәре кушу дөрес булачак.

1. Котлаулар һәм шатлыклы хәбәрне тарату.
Мөселманга бар туганнарына һәм якыннарына бала туу турында хәбәр итү яхшы эш санала. Бу кешеләр арасындагы дуслык һәм кардәшлек элемтәләрен ныгыта, шатлыкта берләшүгә ярдәм итә, һәр кешенең шатлыклы вакыйгага бәйләнешле булуын ассызыклап күрсәтә.
2. Азан һәм икамәт әйтү.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) сөннәте буенча, бала тугач ук (яки күпмедер вакыттан соң), аның уң колагына азан, ә сул колагына икамәт әйтергә кирәк.

3. Сабыйны ана күкрәген кабуга әзерләү.
Шәригать күрсәтмәләре буенча, яңа туган баланың авызына яхшы итеп чәйнәлгән хөрмә каптырырга тәкъдим ителә.
Бу болай эшләнә: хөрмә яхшы итеп (мәсәлән, сабыйның әнисе тарафыннан) чәйнәлә, шуннан соң аның кечкенә генә өлеше бармак белән алынып, баланың авызына салына. Аннары бармакны җиңел генә уңга һәм сулга хәрәкәтләндереп, чәйнәлгән масса авыз куышлыгының бөтен җиренә дә тиярлек итеп, массаж ясала. Хөрмә булмаганда теләсә нинди баллы азык кулланырга мөмкин.
Әлеге тәкъдимнең мәгънәсе моннан гыйбарәт: бу гамәл авыз куышлыгы мускулларын ныгыта, баланы ана күкрәген кабуга әзерли һәм сөтне яхшы итеп имүгә ярдәм итә.

4. Сабыйның чәчен кыру.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булсын) сөннәте буенча, бала туып, җиде көн үткәч, аның чәчен алу һәм шул кырылган чәч авырлыгында алтын яки көмеш белән садака бирү күркәм (мөстәхәб) гамәл санала.

5. Исем кушу.
Яңа туган балага исем сайлауга Исламда зур әһәмият бирелә.
Сәмүр тарафыннан Мөхәммәд пәйгамбәрнең түбәндәге сүзләре риваять кылына: "һәр бала [туу] хайван корбан чалуга сәбәп була [һәр бала корбанлык хайваннының тоткыны була]. Хайван [бала туганнан соң] җиденче көнне корбан чалына. Бу көнне балага исем кушыла һәм чәче кырыла". Хәдистән аңлашылганча, исем балага туганнан соң җиденче көнне бирелә ала.
Әмма исем бала туган көнне үк кушыла алуын күрсәтүче башка дөрес хәдисләр дә бар. Әнәс: "Аллаһының илчесе болай диде: "Төнлә минем улым туды, мин аңа бабамның исеме булган Ибраһим дигән исем бирдем", - дип әйткән.

Алда китерелгән хәдисләрдән күренгәнчә, исем бирүнең билгеле бер вакыты юк: ул бала туган көнне дә, җиденче көнне дә, шулай ук, теләсә кайсы башка көнне дә бирелә ала.
Ата-аналар тарафыннан аеруча игътибар таләп иткән мәсьәләләрнең берсе — яңа туган балага дөрес исем сайлау.
Шуны истә тотарга кирәк: бала өчен җаваплы кеше сабыйга аның дәрәҗәсен төшерә торган, мәсхәрәләүгә сәбәп була торган исем куймауны кайгыртырга тиеш. 

6. Бала туу хөрмәтенә корбан чалу.
Матди мөмкинлек булса, яңа туган бала өчен Аллаһыга рәхмәт йөзеннән сарык корбан чалу яхшы санала. Хәдистә искә алынганча, корбанны бала туганнан соң җиденче көнне чалу яхшырак. Әгәр дә мондый мөмкинлек булмаса, теләсә кайсы көнне чалу ярый.

7. Сөннәткә утырту.
Күпчелек Ислам галимнәре фикеренчә, ир баланы сөннәткә утырту йоласы бәлигъка ирешкәнче башкарылырга тиеш. Әмма әлеге сөннәт гамәлнең бала тууның беренче көннәрендә үк башкарылуы тагын да яхшы санала.Ислам фикъһы галимнәре арасында әлеге мәсьәлә буенча кайбер фикер каршылыгы бар. Әл-Хәсән әл-Басри, имам Әбү Хәнифә, шулай ук хәнбәли мәзһәбенең кайбер галимнәре сөннәткә утырту йоласын сөннәт-тәкъдим гамәл дип карыйлар. Ә әш-Шәфигый, Мәлик һәм Әхмәд, шулай ук, әл-Әүзәгый һәм башкалар сөннәткә утыртуны вәҗеп, ягъни асылда фарызга якын булган гамәлгә керә дип саныйлар.

Шамил Әләветдиновның «Балалар һәм ислам» китабыннан.

 

 

Кызыклы булырга мөмкин темалар һәм тэглар: БРИКС Владимир Путин Иран Фәләстин ислам дине Коръән сөннәт иман Дагыстан намаз мөселманнар сөннәт пәйгамбәр мөселман кызы  Чечня хиҗаб мәчете хакыйкать Мөхәммәд ихсан Рамазан Рамзан Кадыйров Рөстәм Миңнеханов Минниханов Рустам пост сөйләшү фидья фидия фитр зәкят закот фитер Ураза гаит гает бәйрәм Корбан Ингушетия кавказ хәдисләр аят мөселман Махачкала азан иман сүрә Мәдинә Мирзоев Рахмонов Эрдоган Төркия Дүшанбе дүшәмбе Таҗикстан Бишкек күлмәкләр видео дин рәсемнәр мәхәр никах һәм КЧР секс кием кибет хакыйкать тормыш Чечня намаз мөселманнар Ингушетия риба банк акчалар финанс байлык бай кияү кәләш туй искәртү Мәскәү дәһшәтле мөселман мәчете хиҗаб хәдисләр хәдис Россия акча байлык алтын калфак Рамадан өммәт Мөхәммәд хаҗ авар чечен Адыгея Сочи Краснодар хәләл ашамлык рецептлар маркет Уфа акча эшләү Өфө кафе эш акча бизнес тортлар Астана кунакханә Самара ял Экспо эш туризм Әстерхан яңалыклар халал хәләл татар татарлар татарстан Казан кызы радио ТВ Болгар Күңел малай вайн туган теле мин Мәскәү татарлары эстрада Татария Башкирия Пенза Самара Әләзән Елюзань белозерье Ләмберә лямбря аңларлар Хәбип нурмагомедов мөрид суфи суфый тарикат тәрикат Чиләбе новосибирск екатеринбург омск Питер ростов кием Воронеж красноярск волгоград любовь мода Пермь Саратов Владивосток ир-атлар израил исраил ливан газа иорданның көнбатыш яры Иерусалим туризм сәяхәт диңгез Дубай Мисыр Шарджа Чаллы Түбән Кама Казахстан Нива көз Әлмәт Башкортостан аксессуарлар Лаеш балалар ХМАО Татарстан24 фото почта подписка әбүнә алматы астана хакыйкать Яр Чаллы Бөре баймак Сибай казакъ казакъ токаев намаз Нурсолтан тукай габдулла мөфти тараз Атырау актау Назарбаев караганда Актүбә токаев алматы бисмиллә каспийск костанай БДБ СССР ташкент Бохара Сәмәрканд баку мөселманнар фильмнар прикол үзбәкләр төрекмәннәр Ашхабад Калмыкия бурятия Байкал Төмән томск интернациональ петропавловск футбол фильм карагандаманикюр тырнаклар үстерү хна Матурлык матур Казахстан дизайнерлары рәссам җыр татарча Үзбәкстан авиабилетлары Нәвои Бохара сәяхәт техника Бишкек Кытай уйгурлар хива күпләп сату мода одесса китерү беларусь фирганә ош андижан Исфара ходжанд Әфганстан Һиндстан Африка америка җиддә каһирә мисыр Алжир Тунис Марокко корсак биюе спорт җырлар музыка текст шигырь котлау котлаулар нашид нәшит мөнәҗәт бәхет гаилә никах танышу танышулар димче яучы анкета фото фотография видео Дуслык өйләнү кияүгә чыгу өйләнү мәхәббәт чит ил кешесе гарәп төрек Иран иранлы яһүд Рус Фин Француз Англия Берлин Алмания Германия Курган Тверь Мурманск укытучы дәресләр мәдрәсә мәчет университет теология КФУ ПФУ КДУ табиб медицина дәвалау авыру туу үлем тормыш өй бакча яшелчә бакчасы уку биткә ботокс китабы пластика иренгә операция ясарга стоматология тешләр Пластик хирургия сөннәт сөннәтле сөннәтләү ковид салкын тию фитнесс ябыгу ашау кухня туризм гид экскурсовод экскурсияләр Зөя Рус Православие Чиркәве иконасы Кремль Бауман кунакханәсе кыстыбый милли кухня кухнясы Бөгелмә бәлеш өчпочмак татар гобәдия чәк-чәк баурсак бавырсак токмач токмачы талкыш кәләвә чәк-чәк чәк-чәге арча балтач актаныш Азу кухня ресторан бию шаярту юмор биюләре Брайл туй тамада алып баручы хәләл яучы чәй мәтрүшкә Кофе бальзам бәлзәм дару шифа шифалы Сәламәтлек Идел сәяхәт тур кунакчыл банкет Кейтеринг шоу программа концерт фольклор Сабан туй сабантуй Нәүрүз гаете Корбан дизайн дизайнер бизәү супер тамада диктор җырчы Тямаев Элвин Грей Салават Фәтхетдинов Бәдретдинова товарлар бизнес икътисад сәясәтче Мәдинә Камилә донорлар бөер органнары тәннәре бавыр йөрәге йөрәк борын йөз салават фәтхетдинов ришат төхвәтуллин фирдүс тямаев илсөяр бәдретдинова әлфия авзалова илһам шакиров мәрҗани мәчет мөнбәр тәфсир мөнбәр театр камал театры тинчурин кариев минзәлә чаллы байлар сабасы саба шәмәрдән кукмара

 

 

 

 

 

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе