Фәһим Шәфиев: “Гарәпләшү белән татарлыгыбызны юкка чыгарабыз”

Мордовия үзәк дини идарәсе мөфтие Фәһим Шәфиев “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә татар мөселманнарын гарәпләшүдән саклап калырга кирәклеген

БӘЙЛЕ
2010 Окт 20

Мордовия үзәк дини идарәсе мөфтие Фәһим Шәфиев “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә татар мөселманнарын гарәпләшүдән саклап калырга кирәклеген әйтте.

- Фәһим хәзрәт, татар мөселманнарның гарәпләшүе бүген нәрсәдә чагыла?

- Хәзер исламның яңарышы башлангач безнең татарлыгыбыз да кими бара, чөнки яңа яшь мөселман кардәшләребез исламны өйрәнү белән күбрәк гарәп теленә кызыга башлады. Әлбәттә, гарәп Коръән теле һәм ул кирәкле әйбер, ләкин үз ата-ана телен белмәгән мөселманны чын мөселман дип атап булмый. Беренче чиратта үз туган телеңне өйрәнергә кирәк.

Элекке безнең әби-бабайларыбыз гореф-гадәтләре хәзер юкка чыга ала. Чөнки гарәп илләрендә ул бидгать, ягъни исламга туры килмәгән һәм уйлап табылган әйбер диләр. "Сез ни өчен бу әйберне үтисез, ни өчен бу гадәтне алып барасыз? дип мәчет имамнарына сорау бирүче яшьләр дә артты. Бу гадәтләрне бит хәзрәтләр үзләре уйлап тапмаган. Коръән һәм Мөхәммәт (с.г.в) хәдисләренә каршы килмәгән гадәт үтәлергә тиеш дигән әйбер исламда да бар. Һәм без бу хакта яңа яшь мөселманнарга аңлатырга тырышабыз. Чөнки гарәпләшү белән без үз милләтебезне юкка чыгарабыз. Мөселман булу ул шәригатьчә яшәү, ләкин үз милләтеңнән тайпылу түгел.

- Ә Русия мөселманнарының гарәпләргә иярүе нәрсә белән бәйле?

- Советлар берлеге беткәч, мәчетләрне, мәдрәсәләрне торгызу, остазлар әзерләү, шәкертләрне чит илдә укытуда читтәге мөселманнар күп ярдәм итте һәм, әлбәттә, моның өчен аларга зур рәхмәт. Диндарлыгыбызны күтәрү өлкәсендә алар шактый өлеш кертте. Ләкин шушы ярдәм белән бергә гарәп фикер һәм юнәлешләрен мәчетләрдә таратучылар да барлыкка килде. Аларның кайберләре: "Сез динне бу китаплардан өйрәнергә тиеш", "Шул мәзхәбне дөресләргә тиешсез" дигән сүзләр дә ишетелә башлады. Шуннан тәэсирләнеп яшьләр мәчетләрдә гаугалар да чыгарды.

- Бүгенге көндә мәчетләрдә төрле каршылыклы фикерләр туып аңлашылмаучанлык чыгу куркынычы зурмы?

- Юк әлегә зур түгел. Әмма кайбер яшьләребез һәм кайбер хәзрәтләребез шулай дәвам итсә, бу мәсьәлә туачак. Әгәр “сез намазны болай түгел, ә тегеләй укырга тиеш” дип әйтәләр икән, бу аерым шәхесләр арасында булган гауга түгел, ә идеология көрәше дигән сүз. Һәм идеологияне җиңеп булмый. Аны без башка ихтыяҗ тудырган идеология булдырып кына бетерә алачакбыз. Бүгенге көндә татар мөселманнарын милли үзенчәлекләр ярдәмендә берләштерергә тиешбез. Чөнки иң беренче гаугалар динне төрлечә үтәүдән килеп чыкты. Алар “сез дошманнар” дип әйтмәде, ә “кем дөрес мөселман, кем дөрес түгел мөселман, бу Хәмбәли мәзхәбенә туры килми” дигән сүздән башланды. Аннары бу мәсьәләләр сугышларга китерде. Ахырын инде Кавказдагы хәзерге хәлдән үк күрергә була.

- Татар мөселманнары да бу куркыныч алдында тора дип саныйсызмы?

- Аларның мәзхәбендә ачыктан-ачык безнең гадәтләребез юкка чыгарыла, чөнки гадәт дигән әйбер ул мәзхәбтә Коръәнгә туры килмәгән әйбер санала. Милләт шулай ук хуш күрелми. Анда өстенлек мөселманлыкка бирелә. Шуңа без яшьләребезнең шуңа ияреп туган теле урынына күбрәк өстенлекне гарәп теленә бирүе белән килешмибез. Мөселман дөньясы бик зур. Төрекләр дә, пакстаннар да, шулай ук гарәпләр дә үз гореф-гадәтләрен югалтмады. Алар дәүләт һәм милли бәйрәмнәрен матур итеп уздырып килә. Ни өчен без татарлар гарәпләшергә тиеш соң?

- Гарәпләштерү ул дин белән генә бәйлеме яки инде аның асылында ниндидер сәяси нигез ятамы?

- Аны төрлечә аңларга мөмкин. Кайбер гарәп дәүләтләре Русиядәге мөселманнарның үз сафында булуын телиләр. Чөнки Русия көчле дәүләт һәм андагы мөселманнар да Европадагы мөселманнар төсле кайдандыр күченеп килүчеләр түгел, ә бу илдә гасырлар дәвамында яшәүче халык. Һәм әлбәттә инде алар ил сәясәтенә тәэсир итә. Аларның тавышы бу дәүләттә ишетелә һәм ишетелергә дә тиеш. Шул форсаттан файдаланып, кайсыбер илләр ислам дәгъвәте аркылы үзләренең фикерләрен кертергә, сәяси проблемаларын тагарга тырыша. Безнең зәгыйфь ягыбыз шунда – без әле ныклап үзебезнең системалы дин рәвешен булдыра алмадык. Ул әйберләр өчен вакыт кирәк.

Әлбәттә, гарәпләр арасында мөселманнар булган өчен генә дә чын күңелдән ярдәм итүчеләр дә бар. Ләкин ярдәменең артыннан ук ниндидер таләбен дә сораучылар бар. Һәм мөселманнар андагы китаплар һәм сәясәтне хупларга тиеш була. Әмма без беренче чиратта милләт, дәүләт мәнфәгатьләрен уйларга зарурбыз. Чөнки безнең башка илебез юк.

- Ә бәлки Русиядә ярдәм таба алмаганга мөселманнар гарәпләргә таянадыр?

- Әлбәттә, Русия мөселманнарының күп проблемнары бар. Мисал өчен, Мәскәүдә мәчетләрнең аз булуы, төрле төбәкләрдә мөселманнарны ялгыш аңлау (бәлки мөселманнар үзләре дә бу эшләрдә гаеплеләрдер – Ф. Ш) һәм башкалар. Чөнки исламда мәсьәләләрне йомшаклык белән, башка милләтләрнең ачуын чыгармыйча хәл итү сорала. Шул ук вакытта без үз таләпләребезне дә белдерергә тиешбез. Һәм аларны күркәм рәвештә, провокацияләр тудырмыйча таләп итәргә тиешбез. Чөнки без бу дәүләттә яшибез һәм безнең башка илебез юк. Бу илдә әле мөселман проблемалары гына түгел бит. Хөкүмәт хәл итәргә тиешле проблемнар бихисап.

Бәлки безгә кирәк кадәр ярдәмне бу ил күрсәтмидер дә. Ләкин хөкүмәт соңгы вакытта мөселманнарга йөзе белән борылды. Без бу хакта башка мөфтиләр белән дә сөйләшәбез. Берничә ел элек кенә читтә торып безнең проблемаларызны күрмәмешкә салышалар иде. Шул вакытта чит ил юнәлешләре безгә үтеп керде дә инде. Һәм кызганычка каршы шул кадәр көчле тәэсир итә башлады, хәтта кайбер төбәкләрдә мөселманнар Ураза яки Корбан гаете бәйрәмнәрен төрле вакытларда үткәрә башлады. Әгәр әти-әнисе гаетне бүген бәйрәм итсә, балалары әле Мәккә-Мәдинәдән хәбәр килгәнне көтеп ураза тотты. Бер өйдә ике төрле бәйрәм үткәрү мөселманлык рухына, Коръәнгә туры киләме? Димәк бу безнең халкыбызны, милләтебезне аера һәм куркыныч хәлгә әйләнә. Әгәр мөселманлыкта булып без бер-беребезне аңламыйбыз икән, димәк исламны дөрес беләбез микән дип уйлап кирәк. Татар халкы бит бүген генә мөселман түгел. Явыз Иван һәм инкыйлабтан соңгы иң авыр чакларда да без үзебезнең мөселманлыгыбызны, милләтебезне саклый алганыбыз. Ләкин бүген кызганыч хәл туды.

- Сез хәтта гает бәйрәмнәрен дә өлкән буын бер көнне, ә яшь мөселманнар Мәккә, Мәдинә әйткәнне көтеп икенче көнне уздыруын әйттегез. Ә бит Диния Нәзарәтләрендә бәйрәм көннәренә бәйле карарлар чыга. Димәк яшьләр безнең дин әһелләренә колак салмый булып чыгамы?

- Әйе, инде алда әйткәнемчә, яшь мөселманнарның кайберләре үзебездәге дин әһелен түгел, ә читтәге фикерне дөрескә саный. Чит илгә иярүчеләр арасында кайбер хәзрәтләр дә бар. Һәм алар рәсми рәвештә мөфтиятләргә дә керә. Бу бик кызганыч. Чөнки мөфтиләр белән бергә хезмәт итеп аларның шундый юнәлештә булуы аңлашылмый. Алар безнең кардәшләребез, шуңа аларны дошман итеп күрергә тиеш түгелбез. Аларга аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Беренче мәсьәлә ул мәчетләрнең тыныч, хәзрәтләрнең белем әһеле булуы. Һәм без аны бергәлектә хәл итәргә тиешбез. Бу мәсьәләләрне без 15-18 сентябрьдә дин әһелләре форумында да күтәрдек. Һәм анда ачык рәвештә Әбү-Хәнифә мәзхәбе белән татар мөселманлыгыбызны төзергә, үз телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тиешбез дип килештек. Без моны үз киләчәк юлыбыз буларак сайладык. Һәм шуңа ирешербез дип уйлыйм.

Ландыш ХАРРАСОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе